Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югары Чаллы авылында яшәүче өч гаиләнең каралты-курасы янып беткән

Кичке якта берничә корылма берьюлы яна, кешеләр утны үзләре сүндерергә маташа. Авыл халкы терлекләрне чыгарырга ярдәм итә. Утны 1,5 сәг сүндерәләр.

news_top_970_100
Югары Чаллы авылында яшәүче өч гаиләнең каралты-курасы янып беткән
https://ntr-24.ru

Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында зур янгыннан зыян күргән гаиләләргә ярдәм кирәк. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Биредә өч гаиләгә участокларын тәртипкә китерү өчен матди ярдәм, шулай ук транспорт белән булышлык кирәк. Акчаны түбәндәге телефоннарга беркетелгән Сбербанк картасына салып була: 8-967-373-07-50, 8-960-068-04-03, 8-939-312-60-01.

Янгын 9 августта кичке алтылар тирәсендә башлана. Биредә дүрт сарай, бер мунча янып бетә. Янгын 130 квадрат метр мәйданда була. Биредә ике үгез янып үлә, кешеләр мөлкәтсез кала.

Үлүче һәм имгәнүче кешеләр юк. Өйләрне уттан саклап кала алганнар. 

Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый. Өч версия карала: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларында кыска ялганыш, ут төртү.

Янгын мизгелләре төшерелгән кадрларны да НТР-24 каналы күрсәтте. Видеода берничә корылма берьюлы януы күренә, кешеләр утны үзләре сүндерергә маташа.

Авыл халкы терлекләрне чыгарырга ярдәм итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә өч участокта каралты-кура яна торган була. Утны 1,5 сәг сүндерәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100