Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Югалып калмады, бик тырышты» – Зәмирә Рәҗәпованың ире Максим сәхнәдә татарча җырлаган

news_top_970_100
«Югалып калмады, бик тырышты» – Зәмирә Рәҗәпованың ире Максим сәхнәдә татарча җырлаган
Фото: Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Гаилә елында Казанда «Әниләр һәм бәбиләр» проектының чираттагы концерты узды. Анда 5 гаилә – Лилия Муллагалиева һәм Илсур Гыймадиев, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Зәмирә һәм Максим Куприяновлар, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар катнаша.

Узган еллардагы концертларда Зәмирәнең ире Максимнан кала, барысы да җырлаган иде. Бу юлы Макс үзе теләп җырлаган, шул хакта Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

«Әниләр һәм бәбиләр» программасын әзерләгәндә, кызлар белән уйлаштык та, ирләребез белән бергә чыгыш ясарга булдык. Мәхәббәт турында җыр башкарасы килде. Тик 15-20 ел бергә яшәгән парлар «мин сине яратам» дип төчеләнеп утырса, кызык булмас дип, шаян җыр сайладык. Бу җыр – Гүзәл һәм Илназ Баһлар репертуарыннан. Өйгә кайткач Максыма сөйлим:

– Менә шундый җыр башкарабыз. Син җырламыйсың бит, әйдә, бер урында барабанда соло уйнарсың, мин сиңа карап җырлармын, – дим.

– Барысы да ирләре белән җырлыймы?

– Әйе.

– Катлаулы җырмы соң?

– Әллә җырлыйсыңмы?

– Җырлап карасаң була.

Әллә мине кызганды, әллә җырлыйсы килеп китте (бу вариант бик шикле). Шулай итеп җырларга булды, беренче тапкыр үз гомерендә сәхнәдә җырлады.

– Сүзләре нинди?

– Минәйтәм, анда янәсе лә син картрак, ярамый, янәсе лә син яшьрәк, дигән сүзләр бар.

Макс кычкырып көлде башта. Аннары:

– Син, чыннан да, безнең шулай дип җырлаганны телисеңме?

– Әйе, кызык бит. Әйдә, хейтерларны шатландырыйк. Гел көендереп торырга димәгән бит. Әйдә, бер сөенсеннәр.

Шулай итеп Максымның дебют! Алкышлап каршы алыгыз», – дип язган ул.

Тамашачы һәм видеоны караучылар Максимга җылы теләкләр язып канатландырган.

«Монда иң бәхетлесе Максим кебек, очып кына йөри», – дип язган шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

«Нәкъ менә Макс җырласа иде, дип көттем, «ут» булды», «Максим татарча җырлады, супер», «Макс, молодец. Югалып калмады, лаеклы чыгыш ясады. Шәп барабанчы, биюче һәм җырчы икәнен дә күрсәтте», «Дааа, Макс шаккаттырды», «Макс супер, бик тырышты» кебек комментарийлар күп калдырганнар, шулай ук «ут» билгесен дә мулдан тезгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100