Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Югалтулар сындыра күңелне»: Рүзәл Минһаҗевның якташы һәлак

news_top_970_100
«Югалтулар сындыра күңелне»: Рүзәл Минһаҗевның якташы һәлак

Махсус хәрби операция зонасына күп тапкырлар гуманитар ярдәм илтүче, андагы егетләр белән гел элемтәдә торучы Мөслим районы егете Рүзәл Минһаҗев тагын бер югалту турында яза.

«Бу югалтулар башны күтәрмәслек итә инде... Беренче тапкыр СВО зонасына барып, иң тәүге очраткан якташым иде ул. Бүген ул безнең арабыздан мәңгелеккә китте. Хуш, Ыртабис дустым. Әй, бетте инде йөрәкләр. Югалтулар сындыра күңелне. Бәхил бул, Ташлыярның батыр Ыртабисы», – дип язган ул социаль челтәрдә.

Комментарийлардан аңлашылганча, Ыртабис – Айдар исемле егет. «Эхх, Айдар дустыбыз, урының оҗмахта булсын. Әниеңә, гаиләңә, туганнарыңа күркәм сабырлык бирсен бер Аллакаем», – дип язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100