«Югалту өстенә югалту»: Рүзәл Минһаҗев махсус операциядә һәлак якташын соңгы юлга озаткан

Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылы егете, шагыйрь, мобилизацияләнгән ир-егетләргә күп тапкыр ярдәм илтүче, һәр хәрбинең һәлак булуын йөрәге аша кичерүче Рүзәл Минһаҗев кабат кайгы турында хәбәр итә.
«Кайгы җиле тагын капка шакый. Мөслим районы Шуганка авылыннан мобилизацияләнгән Вәлишин Айназ Ривал улы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды», – дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
«Хөрмәтле халкым! Айназыбызны соңгы юлга озаттык. Урыны оҗмах түрендә булсын. Бернәрсә эшләп, сүзләр табып булмый. Балык Бистәсенә кузгалдык, махсус хәрби операциядә һәлак булган Камилнең вафатына 40 көн булды. Үткән гомер диген. Аларны онытырга хакыбыз юк. Алар – геройларыбыз, алар – безнең егетләребез. Берсекөнгә Фәһимнең елы. Аны югалтканга 1 ел узган. Югалту өстенә югпалту. Сүз юк», – дип, юлда барганда видео яздырган шагыйрь.