Җырчы Ринат Рахматуллин чираттагы видеосында язылучылары каршында елаган. Күз яшьләрен сөртә-сөртә җырчы мәрхүмә әнисен искә ала.
«Әнкәйне бер генә тапкыр күреп сөйләшәсе, бер генә тапкыр аның пешергән ризыкларын, ашларын ашарга иде… Бер генә тапкыр бәбкәм дигән сүзләрен ишетәсем килә. Мин әнкәйгә гомерем буе рәхмәтле булачакмын...
Әнкәйләрнең кадерен без бик еш соң аңлыйбыз. Әнкәйнең кадерен мин аны югалткач кына аңладым. Бу — иң зур югалту. Аның җылысын, тавышын, йомшак кулларын, «бәбкәм» дип әйткән сүзләрен — барысын да сагынам.
Әни ул гади кеше генә түгел. Әни — ул терәк. Әни — ул дога. Әни — ул кешене кеше итеп саклап калучы көч. Ана булмаса — без дә булмас идек. Алар безгә гомер бирә, юл күрсәтә, хәтта без үзебезне югалтканда да безне ташламый. Аларның дөньяга биргән өлеше бәяләп бетергесез.
Әнкәй хәзер юк…Ә минем һаман да кайтып сөйләшәсем килә. Бер генә тапкыр булса да күрәсем, кочаклыйсым, рәхмәт әйтәсем килә.
Әнкәй минем терәгем булды. Минем юлымны саклап барган кеше. Аның догасы, күз карашы, йөрәк назы бүген дә минем белән.
Шуның белән яшим. Шуның белән иҗат итәм. Шуның белән алга барам. Әнкәй…» – дип язган ул.