Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Югалмагыз, сез җырларга тиеш» — Айгөл Бариева җырчы Рамил Миндиярны эзләп тапкан

Рамил Миндияр Айгөл Бариеваның иҗат кичәсендә чыгыш ясаган.

news_top_970_100
«Югалмагыз, сез җырларга тиеш» — Айгөл Бариева җырчы Рамил Миндиярны эзләп тапкан
https://www.instagram.com/ramilmindiar/

Айгөл Бариева заманында бик популяр булган, ләкин күптәннән сәхнәдә күренмәгән җырчы Рамил Миндиярны инстаграмда эзләп тапкан. Рамил Миндияр Айгөл Бариеваның Камал театрында узган иҗат кичәсендә чыгыш ясаган.

«Күпләребез минем шикелле аны югалтканнардыр. Балачактан ук яратып тыңлап үскән җырчыларымның берсе. Ул җырлаган җырлар һаман да һәрберебезнең күңелдә саклана. Рамил абыйны монда күреп, үзен менә шушы концертыма, кыюлыгымны җыеп, чакырырга булдым. Һәм ул берсүзсез ризалашты! Әле безнең дуэтлар өчен тавышлар да шундый тәңгәл килгән бит!

Шушы концертка әзерләнгәндә мин Рамил абыйны башка яктан да ачтым үзем өчен!

Шуның хәтле итәгатьле, сабыр, интеллигент, затлы, зәвыклы, бик җаваплы һәм чын ир-ат ул. Андыйлар хәзер музейга куярлык кына калгандыр инде», — дип яза җырчы. Ул Рамил Миндиярга ничә еллар буе үз йөзен югалтмавы өчен рәхмәт белдерә. «Югалмагыз, сез җырларга тиеш. Сезне халык ярата», — дип яза ул.

Әдәби-музыкаль кичәдә Рамил Миндияр һәм Айгөл Бариева дуэты «Кулларыңны кулдан алма син», «Нинди моң бар синең кузләреңдә», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын» җырларын башкарган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100