Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган яшьлек (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Сәрвәр бүген иртәдән моңсурак кәефтә әле. Әмма телефоны гына тынып тормый: минут саен шалтыратулар, смслар, төсле матур рәсемнәр... Тик, боларга карап, бер шатлык хисе дә кичермәде Сәрвәр. Нишләптер, балачакта бу көнне түземсезләнеп көтеп ала иде бит ул: ялтыравыклы кәгазьләргә төрелгән бүләкләр, шәмнәр тезелгән тәмле торт, иң изге, саф теләкләрне теләп, шул шәмнәрне өреп сүндерү... Һәм елдан-ел торт өстендәге шәмнәр саны арта барды. 25 яшьләргә кадәр Сәрвәр моңа сөенсә, соңыннан исә, ел саен шәмнәрне өреп сүндергәндә, ниндидер әйтеп бетергесез ачы сагыш тоя башлады. Еллар уза, вакыт бара, гомер китабының ничә бите калганы билгесез. Күпме ул битләр, әллә азмы? Аллаһтан башка беркем белми.

«60 яшь! Күпме бу, әллә азмы? – дип уйланды Сәрвәр иртәдән үк. – Гомереңнең күбрәк өлеше яшәлгәнен аңлагач күп булып тоела, әлбәттә. Ә үзеңне «әби» дип саный башлагач, аз икәнен аңлыйсың», – дип уйланды ул.

Бүген Сәрвәрнең түгәрәк дата – 60 яшь. Бу туган көне бик моңсу булды әле аның.

Чит илдә яшәүче кызы Асия иртән иртүк скайптан шалтыратып котлады.

«Әнием! Син – дөньядагы иң яхшы, иң матур, иң акыллы әни! Әле киләчәктә бәхетле көннәрең бик күп булыр, дип өметләнәм!» – дип шат елмайды кызы Асия ноутбук мониторыннан.

Оныклары да «Туган көнең белән, дәү әни!» дип котладылар. Һәм шуның белән шул. Сәрвәр буш фатирда тагын япа-ялгызы калды. Юк-юк, шалтыратып тордылар, котлаулар җибәрделәр анысы, әмма, моңа карап кына, ялгызлык хисе кимемәде.

Сәрвәр көзге каршына килеп утырды. Көзгедән аңа коңгырт күзләрен сагыш баскан сөйкемле ханым карап тора. Моңсу булса да, яшьлек ялкыны сүнмәгән, нур чәчеп торган күзләр, чал төшкән чигә чәчләре, күз читләрендәге вак кына җыерчыклар... Сәрвәр елмайды, көзгедәге чагылыш та аңа җавап итеп елмайды.

«Менә! Туган көнне икәү каршыларбыз – мин һәм көзгедәге чагылыш, – дип боек кына көлемсерәде Сәрвәр. Бокалга шәраб салды да көзгедәге Сәрвәр белән чәкештереп куйды.

«Бәхетле буласым килә!» – дип теләде ул.

Ләкин башындагы уйлар үзгәреп куйды.

«Сәрвәр җаным, сиңа бераз җилләнеп кайтырга кирәк, үзеңә берәр матур әйбер ал» дип, әйтерсең кемдер колакка пышылдады. Ә каршы килерлек һәм алга таба да көзге каршында япа-ялгыз утырырлык тамчы да хәл юк. Ниндидер күзгә күренмәс көч Сәрвәрне урамга алып чыкты. Күрәсең, шәраб үз эшен эшләгән иде.

***

Сәүдә үзәгенә барып җиткәнче, «Менә тагын көзләр җитте...» дигән җыр юллары башында әйләнде Сәрвәрнең.

Сәрвәр, кибеткә кереп, үзенең яраткан хушбуен сатып алды, озаклап, тәмләп, кофе эчте. Ләкин, нишләптер, күңеле гел урамга тартты.

Ул ашыкмый гына таныш аллея буйлап атлады, дымлы көзге һаваны күкрәк тутырып сулады, саргайган яфракларның көзге салмак җилдә биешә-биешә җиргә төшкәнен карап хозурланды.

«Сәрвәр!» – дип эндәште аңа бер ир-ат. – Сәрвәр, тукта, синме соң бу? Чынлап та синме?»

Сәрвәр артына борылып карады. Аның каршында озын буйлы, бераз гына бөкрәйгән, таякка таянган ир-ат басып тора. Йөзе авырган кешенеке кебек ап-ак, арыган кыяфәтле, йөзен җыерчыклар сырган, чәче ап-ак, хәтта кашлары да ап-ак, «ә борыны карчыганыкы кебек» дип, үзалдына елмаеп куйды Сәрвәр. Беренче ире Данилның борыны нәкъ шундый иде.

Сәрвәр йөзен җыерып куйды.

«Данил, әллә син инде?» – дип аптырап сорады Сәрвәр.

«Шулай бик нык үзгәргәнменме? – диде ир-ат, моңсу гына. – Ә менә син тамчы да үзгәрмәгәнсең! Һаман да шул ук яшь, чибәр Сәрвәр!» – диде ир.

«Яхшы сүзләреңә рәхмәт яусын, Данил! Ышансаң ышан, ышанмасаң – юк, тик мин сине күрүемә бик шат! Бик шат!» – дип чөкердәде Сәрвәр шатлыгыннан.

«Мин дә бик шат! Туган көнең котлы булсын, Сәрвәр!» – диде Данил.

«Әстәгым, хәтерлисеңме минем туган көнне?» – диде Сәрвәр, тагын да ныграк аптырап.

«Хәтерлим, әлбәттә. Мин сине гел истә тоттым», – диде Данил.

«Син авырмыйсыңдыр бит, Данил. Йөзең бигрәк ап-ак...» – диде Сәрвәр, борчылып.

«Инфаркт булган иде, хәзер бар да яхшы инде. Хәтта эшлим дә!» – диде Данил, елмаеп.

«Ә синең хәлләрең ничек соң? Ничек яшәп ятасың?» – диде ул Сәрвәргә.

«Читтән торып кына хисапчы булып эшлим. Асия чит илдә – Төркиядә яши, шунда эшли...» – диде Сәрвәр.

«Әйе, Асия турында беләм. Без аның белән сөйләшәбез, гел аралашып тордык», – диде Данил.

Сәрвәр башын какты. Аларның аерылышканына да байтак еллар узган инде. Алар аерылышканда, кызлары Асиягә әле 1 яшь тә тулмаган иде. Ничектер ахмакларча килеп чыкты шул. Өйләнешкәндә, икесенә дә 19 яшь иде, ә соңыннан... ә соңыннан нәрсә инде, бары тик зирәклек һәм түземлек җитеп бетмәде. Берсендә ниндидер юк-бар өчен пыр тузып талаштылар да, икесе ике якка китте. Әйе, ишекне дөбердәтеп ябып чыгу бик җиңел ул. Ә беренче адым ясау, гафу үтенү, нишләптер, гел авыр була. Күрәсең, дөньядагы иң авыр сүзләр – «гафу ит», «кичер» сүзләредер.

Ә аннан соң инде икесенең дә үз шәхси тормышы башланды. Асия буй җиткәнче, Данил алимент түләде. Бернинди үпкә дә юк, кайчандыр бер-берсен яраткан кешеләр – икесе ике шәһәрдә, үз тормышлары белән генә яшәде. Бу еллар дәвамында бәхетле булдымы алар? Мөгаен, әйедер! Һәрхәлдә, Сәрвәргә дә, Данилга да шулай тоелды.

Ә менә хәзер очраштылар да, барысы да кабат исләренә төште, хисләр дөрләп кабынды. Кем белә, бәлки, ул хисләр үтмәгән-бетмәгән дә булгандыр. Менә Данил да яшь чактагы кебек Сәрвәр янәшәсендә, аны җитәкләгән, үзе елмайган. Юл уңаеннан чәчәк кибетенә сугылып чыкты, Сәрвәргә ул яраткан лалә чәчәкләрен суза...

«Йә Аллам! – дип уйлады Сәрвәр. – Ул барысын да хәтерли икән. Ә мин Данилны яратудан туктамадым бит. Бары тик аңа булган хисләрне күңелнең иң тирән төпкеленә күмеп, яшереп кенә куйдым да, шулай яши бирдем. Ә нигә?» – дип үрсәләнде Сәрвәр.

«Сәрвәр, сиңа кунакка барырга сораныйм әле?» – дип, өмет тулы күзләре белән Сәрвәргә карады Данил.

«Әйдә!» – диде хатын, уйлап та тормыйча.

Алар икесе бергә көзге шәһәр урамнары буйлап атлады, рәхәтләнеп дымсу һава суладылар һәм язмыш бүләк иткән шушы очраклы очрашу өчен балаларча куандылар.

Сәрвәрнең өендә иске фотоларны карадылар, хатирәләрен яңарттылар, кызлары, оныклары, уртак танышлары-дуслары турында сөйләштеләр. Йөрәкләрен чеметеп сагыш тулды – бу очрашу соңгысы булырга мөмкин бит!

Көтмәгәндә, Данил тынып калды. Ул элекке хатынының күзләренә туп-туры карады.

«Беләсеңме, шушы еллар эчендә мин гел сине уйладым, йөзеңдәге һәр чалымны искә төшердем. Хәтта аерылышкач та, син минем өчен иң кадерле кеше булдың. Ә менә бүген мин сине күрдем... һәм үземне кабат яшь һәм бәхетле итеп тойдым», – диде Данил.

«Ә хатының ничек соң?» – диде Сәрвәр.

Данил нәкъ яшь вакыттагыча елмаеп куйды. Ут яктысында аның йөзендәге җыерчыклары юкка чыкты, һәм тонык утта еллар да эреп юкка чыккандай булды. Данилның шундый таныш, газиз тавышы Сәрвәрнең күңелен җылыта.

«Гөлшат белән озак яшәмәдек без. Ничектер, барып чыкмады... Бала табарга теләмәде. Зифа буен саклап калу аның өчен мөһимрәк иде. Ул игътибар үзәгендә булырга яратты. Ә мин – башка төрле! Менә берсендә яшь һәм перспективалы ир-атка китте... хәзер модада бит, – дип елмайды Данил. – Әмма мин тамчы да борчылмадым. Хәтта рәхәт булып куйды. Минем өчен чит кеше иде ул. Ә соңыннан башка хатын-кызлар белән очрашмадым инде. Ә синең ирең? Шушы еллар эчендә ничек яшәдең соң?» – дип сорады Данил.

Сәрвәр бу көтелмәгән сораудан уйга калды. «Чыннан да, бу елларда ничек яшәде соң ул? Рәхәт булмады шул ул еллар! Яшәвемнең бердәнбер мәгънәсе – кызым Асия...» – дип уйлады ул.

Хатын иңнәрен сикертеп куйды, чөнки икенче ире турында сөйләрлек әллә ни сүз дә юк иде.

«Тәлгать белән 2 генә ай яшәдек без. Аның белән гаилә тормышым барып чыкмады. Юк, ул тырышты, мине ихлас яратты, бөтен тапканын өйгә алып кайтты. Безнең мөнәсәбәтләр сүрелүгә мин генә гаепле – чөнки аны гел синең белән чагыштырдым. Бу чагыштырулар аның файдасына булмады, – дип елмайды Сәрвәр. – Менә синең Гөлшатың кебек, мин дә балалар теләмәдем, бала алып кайтмаска кырыкмаса-кырык сәбәп табып тордым. Зифа буй турында да әйттем... Әмма хикмәт бөтенләй башка нәрсәдә иде. Мин аны яратмадым. Ниндидер чит булды. Минем кеше түгел, кыскасы. Һәм Тәлгать тә моны сизде һәм берсендә китте. Хәзер ул бәхетле, гаиләсе, оныклары бар. Мин аның өчен бик шат», – дип үз тормышын бәян итте Сәрвәр.

Данил белән Сәрвәр озак кына тәрәзә янында басып торды һәм көзге көннең кичкә авышып, төнгә кереп баруын күзәттеләр. Кайчандыр аларның тормышында да ниндидер караңгы һәм авыр нәрсә мәхәббәтне, якты хисләрне җиңеп, күмеп киткән иде шул. Һәм алар икесе дә нәкъ бер үк нәрсә турында уйлады: әрәмгә узган гомер, кайчандыр аларның юлларын аерган ахмакларча, балаларча кыланмыш, ярату турында һәм бүген аларга тагын бер форсат биргән язмыш турында уйланды алар.

Данил инде вакытның шактый соң булуын абайлап алды. Әлбәттә, аның беркая да китәсе, кайтасы килмәде, әмма ул бит кунакта, ә кунак булу – ул вакытлыча гына. Кунаклар китәргә тиеш.

«Миңа китәргә вакыт инде», – дип авыр сулап куйды Данил.

Бер-берсенең кайнар сулышын тоеп, ишек янында шактый басып торды алар. Инде гомер көзенә кереп барганда, көтмәгәндә очрашкан ике йөрәк хәзер тагын аерылышырга мәҗбүр. Әмма көтмәгәндә ачылган ишекне шапылдатып ябар өчен соңгы адым ясарга нәрсәдер ирек бирмәде аларга.

«Ә нәрсәгә? – дигән уй сызылып үтте Сәрвәрнең башыннан. – Язмыш үзе безгә бу очрашуны бүләк итте бит. Хәзер тукталып калырга акыл җитмәс микәнни соң?»

Сәрвәр тәвәккәлләде. Бүген ул зирәгрәк иде шул.

«Данил, тукта, китмә! Кал! Безгә бергә рәхәт бит. Тагын күпме гомер калгандыр... Минем синнән аерыласым килми...» – диде Сәрвәр.

«Мин дә теләмим! Ләкин сиңа ничек әйтергә генә белмәдем», – дип пышылдады Данил.

Алар кочаклашып озак торды. Яңаклары буйлап бертуктаусыз аккан күз яшьләреннән дә кыенсынмады алар. Кайчандыр ахмаклык аркасында бер-берсен җуйган, инде олыгаеп килгән ике җан. Ялгызлыкта, аерым үткән иң яхшы еллар... Ә бит алар бер-берсен яратты һәм хәзер дә яраталар.

Бергә булган булсалар ничек бәхетле булыр иде алар!

«Эх, ничек кызганыч бит! Болай булуы ничек кызганыч!» – дип кабатлады икесе дә. Һәм бу сүзләрдә – аларның икесенең сагышы, үкенүе, яратуы, яшәү көче һәм бу очрашу өчен язмышка рәхмәт хисе.

Данил назлап кына Сәрвәрен кочты.

«Хәзер без мәңге бергә булырбыз!» – дип колагына пышылдады.

Сәрвәр дә башын күтәреп, Данилның күзләренә төбәлде.

«Үлгәнче бергә булырбыз!» – дип елмайды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100