Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган яр - 2 өлеш

Зөлфәт сак кына ишекне ачты, ул әле дә бу хәлләрнең чынлыгына ышана алмый иде. Әйе, бу бер шиксез Сиринә иде!

news_top_970_100

Ахыры.

1 өлеш.

Берсендә Гөлсинә Зөлфәтнең фатирында кухняда нидер эшләп йөри иде. Кинәт өй телефоны шалтырады.

«Алло, хәерле көн! Сезне өлкә хастаханәсеннән борчыйлар иде. Монда хәтерен югалткан бер хатын-кыз ята, ул шушы телефон номерыннан башка берни дә хәтерләми. Сез беркемне дә эзләмисезме? Бәлки ул шушы адрес буенча яшәгәндер», — дип сорадылар.

Гөлсинәнең коты ботына төште.

«Нужәли, хатыны исән икән инде, ә?» — дип уйлады. Ә үзе: «Юк, сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйм. Бәлки номерны бутагансыздыр. Безнең беркемебез дә югалмады!» — дип трубканы ташлады.

Тагын берничә мәртәбә шалтыраттылар, әмма хатын шул ук сүзләрне кабатлады. Озакламый бу шалтыратулар туктады. Әлбәттә, Гөлсинә бу хакта Зөлфәткә ләм-мим бер сүз әйтмәде. Өйдә Гөлсинә барлыкка килгәч, Зөлфәткә яшәү гаме кереп киткәндәй булды, ни генә булса да, янда кеше бит инде. Көннәр, атналар, айлар уза торды, әмма барыбер Зөлфәтнең йөрәге әрнеде, җаны Сиринәсен сагынды. Аны берничек тә оныта алмый иде, җаны да, тәне дә Сиринәнең үлемен кабул итә алмады. Өстәвенә, куркыныч төшләр дә җәфалый башлады. Сиринә аның төшләрендә күбәләктәй очынып йөри-йөри дә, үпкәләп кенә Зөлфәткә эндәшә:

«Зөлфәт, җаным, ник берни дә эшләмисең соң? Нигә мине эзләмисең? Мин сине сагындым».

Үзе соңыннан эреп югала.

Зөлфәт шушы мизгелне күпме генә туктатырга теләсә дә, уянып китә.

Менә бүген дә…

Шуңа күрә Зөлфәт баш-аягы белән эшкә чумды, өстәмә сменалар алды, ничек тә артыгын уйламаска һәм өйдә сирәгрәк булырга кирәк иде аңа. Берсендә ашыгыч ярдәм белән аларга күрше республикадан бер ир-атны алып килделәр. Бу ир-ат мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр интернатында яши икән, аларның хастаханәсен карантинга япканнар. Пациент ишетми, сөйләшә белми, әпә иде, кискен перитонит диагнозы куелган. Аның хәле бик катлаулы, авыруы азган, үзе аңсыз, наркозны һәм операцияне күтәрә алмаска мөмкин иде. Киемнәре таушалган, әлбәттә, үзе белән бер тиен дә акчасы юк. Беркем дә мондый авыр хәлдәге пациентны карарга атлыгып тормады. Зөлфәт тәвәкәлләде, аның өчен кеше гомерен саклап калу бар нәрсәдән дә мөһимрәк иде. Ул операция ясарга алынды. Операция дүрт сәгать дәвам итте, доктор операция залыннан тиргә батып, сыгылган лимон кебек, хәлдән таеп чыкты. Әмма үзеннән бик канәгать иде ул. Кулыннан килгәнне, хәтта артыгын да эшләде. Әгәр пациент төнне исән-имин чыга алса, алга таба өмет бар.

Икенче көнне сменасы башлангач, хирург аның хәлен белеп чыгарга уйлап, реанимациягә керде. Янына килде, маңгаена кулын тидерде, температурасы төшә, димәк, хәлләр уңайлануга таба дип уйлады эченнән генә. Кинәт пациент кулы белән Зөлфәтнең муенына төртеп күрсәтә һәм нидер әйтмәкче була башлады…

«Саташадыр ахры», — дип уйлады доктор һәм авыруга укол ясарга кушып чыгып китте.

Пациентның исеме Вадим иде. Хәле яхшырып килә, гадәти палатага күчерделәр. Һәр иртә шул бер үк нәрсә кабатлана башлады — ул бармагы белән табибка төртеп күрсәтә һәм кулларын бик нык болгап, нәрсәдер аңлатырга тырыша иде. Әлбәттә, беркем дә, берни дә аңлый алмады. Чираттагы обход вакытында, Зөлфәт карават читенә утырып авыруның корсагын тотып караганда, Вадим әкрен генә табибның кесәсенә кәгазь кисәге салды. Ординаторлар бүлмәсенә кергәч, табиб кәгазь битен ачып җибәрде дә, бик кызыксынып укырга кереште.

«Безнең интернатта бер хатын-кыз ята. Аның да муенында нәкъ сезнеке кебек кулон бар!»

Зөлфәтнең тез буыннары йомшарып китте, аркасына салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге дөп-дөп кага башлады. Булмас? Чынлап микән? Бәлки охшаган гынадыр? Хәер, ул бит бердәнбер экземплярда. Калтыранган куллары белән дәфтәр, ручка алды да ашыга-кабалана теге палатага чапты.

«Сезнең интернат кайда? Ул хатын сезгә кайчан килде? Кыяфәте нинди аның? Нишләп анда ул?» — дигән сорауларны язып, пациентка сузды.

Вадим дәфтәрне алды да, уйланып, озак кына нидер язды, соңыннан аны Зөлфәткә сузды. Зөлфәт күзләрен каплаган яшь элпәсе аша укый башлады:

«Мин әпә бит, интернатта күптәннән яшим инде, шунда ук ишегалды җыештыручы булып эшлим. Сигез ай чамасы элек безгә бер хатынны алып килделәр. Медсестра сөйләде миңа, ул хатын хәтерен югалткан икән, тавыш ярыларына зыян килгән, бөтенләй сөйләшә алмый, үзе турында да берни хәтерләми. Аны балыкчылар тапкан, аңсыз булган, яр читендә бер агач ботагына эләгеп калган, агым ярга ташлаган. Аны үлгән дип уйлаганнар, көчкә аңына китергәннәр. Аннан әле үпкәсе ялкынсынып озак кына хастаханәдә дә яткан, ә хәтере кире кайтмаган. Запрослар биреп караганнар, аны безнең өлкәдә эзләүче кешеләр табылмаган. Кая чыгарып җибәрергә соң? Әйберләре дә, документлары да юк, менә вакытлыча дип безгә китергәннәр инде. Бик тыныч, юаш ул. Гел бер кешенең рәсемен ясый, үзенең амулетын сыйпап, үбеп утыра. Мин сезне шундук таныдым бит. Сез ул ясаган портреттагы кебек, тач шул! Ул әле тагын кәгазьгә телефон номерына охшаган саннар да язган иде. Берничә тапкыр ул номерга шалтыратып карадылар, бер хатын-кыз трубканы алган, номерны дөрес җыймагансыз, монда югалган ул хатын беркайчан да яшәмәде дип әйткән».

Зөлфәт хатны ахырына кадәр көчкә укып чыкты да, шәфкать туташлары бүлмәсенә таба йөгерде. Атылып керде дә, аптырашта калган коллегалары күз алдында Гөлсинәне кулыннан җилтерәтеп алды, коридорга өстерәп алып чыкты. Хатынны стенага терәде дә, ачу белән кычкырып җибәрде:

«Ничек шулай эшли алдың? Нигә? Югалган хатын-кыз монда яшәми дип нигә җавап бирдең телефоннан? Нигә? Сиринәнең исән икәнен белә торып, миңа бер сүз дә әйтмәгәнсең? Моннан соң кем соң син?, — дип пыр тузды Зөлфәт.

«Зөлфәткәем, әйдә мин сиңа барысын да аңлатам. Мин яхшырак булсын дигән идем… Нәрсәгә ул сиңа, ул бит сине барыбер хәтерләми? Ә мин сине яратам! Нигә барысы да аңа гына булырга тиеш, ә миңа берни дә юк? Аның нәрсәсе яхшырак соң?» — дип акланырга тырышты Гөлсинә.

«Сиңа бер тәүлек вакыт бирәм. Әйберләреңне җый да чыгып олак минем өйдән! Башка эзең дә булмасын! Алга таба бергә эшли алуыбыз да икеле! Аллаһ үзе җәзасын бирер сиңа!» — дип кырт кисте ир-ат.

Зөлфәт тиз генә халатын салды да, машинасына чыгып утырды һәм ике йөз чакрымдагы интернатка очты.

…Сиринәнең хәтерен сызып ташлаган кебек иде. Хастаханәдә ятканын тонык кына хәтерли, әле аңына килә, әле тагын аңын югалта, күп йоклады һәм бик хәлсез иде. Аның гомере кыл өстендә булды. Әмма иң авыры башка…

Аннан берничә мәртәбә кем булуын, исемен сорап карадылар, әмма хатын нәрсә дип тә җавап бирергә белмәде. Тавышы чыкмый, хәер, хәтерендә дә бернәрсә юк иде. Сиринә гел муенындагы кулонны тота, әмма аны кем бүләк иткәнен белми, ләкин һичшиксез бу бик якын кеше булырга тиеш һәм амулет шушы сернең ачкычы булырга мөмкин. Хәле рәтләнгәч, аны кая җибәрергә дигән сорау туды. Шул вакытта баш табиб интернатка шалтыратып, мөдирдән шушы билгесез хатынны үзләренә урнаштырып торуны сорады.

Хәтер югалу шундый сәер хис икән ул, үзеңне башка кеше тәнендә итеп тоясыз, хәтта кулларыңның үзеңнекеме-түгелме икәнен дә төгәл генә белмисең. Ә күзләрең үзеңнекеме? Кемнеке? Һәр иртә аның өчен интернатта бертөрле башлана. Сиринә көзгедән таныш түгел хатынга карый да: «Кем син? Хастаханәгә ничек эләктең?» — дип сорый.

Әмма элеккечә җаваплар булмады. Бары тик бер ир-атның образы гына барлыкка килә һәм аны уйлаганда ниндидер җылылык тоя иде. Кайвакыт Сиринә монда гомерлеккә калырмын микәнни дип тә уйлана иде. Ул бу дөньяда беркемгә дә кирәкмиме, аны беркем дә эзләмәс микән? Бары тик якыннарының берәрсен эзләп табуны яки үзе турында берәр нәрсә исенә төшерүне сорап Аллаһка гына ялварасы калды.

…Зөлфәт Сиринә ярата торган сары розалар гөлләмәсен тотып, ашыга-кабалана мөдир бүлмәсенә килеп керде һәм бутала-бутала үзенең кем булуын һәм кемне эзләвен әйтте.

«Монда хәтерен югалткан бер хатын-кыз ята, мин аны күрә аламмы? Мин аның ире, без аның белән бергә авариягә очрадык, мине коткаручылар тапты, ә аны таба алмадылар, аңлыйсызмы? Мин аны табуга өметемне өзгән идем инде! Кайда ул?» — дип сорады Зөлфәт.

«Йә, Аллам! Булмас! Ниһаять, ул бичара хатынның кеме дә булса табылдымы! Ә без алга таба аның белән нәрсә эшләргә белми аптырадык инде. Ул бит монда булырга тиеш түгел, Алла сакласын, берәр тикшерү-мазар килеп чыкса… Әйдәгез, ул палатада, йә рәсем ясыйдыр, йә дога укыйдыр инде, бахыр…» — дип мөдир ханым Зөлфәтне үзе артыннан ияртте.

Зөлфәт сак кына ишекне ачты, ул әле дә бу хәлләрнең чынлыгына ышана алмый иде. Әйе, бу бер шиксез Сиринә иде! Ул! Аның һәрвакыт пөхтә итеп карега кистерелгән алтынсу чәчләре калак сөягенә кадәр үскән, толымга үрелгән иде, бәләкәй генә, ябык кына гәүдәсенә сизрәп, бүзәреп беткән ситсы күлмәк кидергәннәр. Ул көчсез, канаты сынган кошчыкны хәтерләтә иде, тәрәзә янына утырган да, хыяллана-хыяллана нидер ясый… Күңеленә тулган хисләр өереннән Зөлфәт аның янына килде, сак кына кочаклап алды, елый башлады.

«Сиринәм, сөеклем минем, таптым бит сине! Таптым! Мине исеңә төшермәссең микәнни соң? Шундый сагындым бит мин сине, кадерлем! Җаным…» — дип елый-елый пышылдады.

Сиринәнең йөзе яктырып китте, күзләре дымланды һәм ул елап җибәрде. Башта әкрен генә мышык-мышык сыктап торса, соңыннан үксеп-үксеп, ярсып, кычкырып елый башлады.

«Аллага шөкер, ниһаять, исенә төшерде, димәк! Нинди шатлык! Ярар, еласын, бу әйбәт инде, күпме җыелган стресс чыга бит күз яшьләре белән. Алайса без аның күңелен ничек кузгатырга белми идек инде», — дип сөенде мөдир ханым.

Алар шулай кочаклашып, берни дәшмичә озак утырды әле. Монда сүзләр артык иде. Сиринә барысын да исенә төшерде һәм Зөлфәтнең зур, җылы кулларының кагылуыннан искиткеч бәхет хисе кичерде. Зөлфәтнең кыл кебек чыгып килгән сакалы яшьтән чыланган битен кытыклый, аңа яраткан кешесенең кочагында рәхәт һәм тыныч иде. Ниһаять, Зөлфәт тынлыкны бозып, сөйләде дә сөйләде…

Хатынының кулларын үпте, гафу сорады, яратуын әйтте. Зөлфәт Сиринәне кочагыннан чыгарырга курыкты, теге куркыныч төшендәге кебек хатыны тагын юкка чыгар дип курыкты…

Зөлфәт хатынын өенә алып кайтып китте. Документларны яңарту белән бәйле кәгазь боткасыннан соң, аны үзе эшләгән хастаханәгә салды, тикшерү уздырды. Өзелгән тавыш ярыларын кире ялгау буенча искиткеч операция ясады. Соңыннан бала караган кебек аны бик яхшылап карады, тәрбияләде, бергәләп төрле күнегүләр, процедуралар ясадылар. Ниһаять өч ай узгач, Сиринә авариядән соң беренче мәртәбә телгә килде.

«Рәхмәт, Зөлфәт, мин сине яратам!» — диде хатын.

Соңрак ир белән хатын күчтәнәчләр алып, берничә мәртәбә интернатка Вадимның хәлен белергә барды. Ул алар һәр килгән саен баладай сөенә, чөнки ул ятим, янына килеп йөрер кешесе юк. Вадимга аңлаешлы телдә сөйләшер өчен, Зөлфәт белән Сиринә хәтта ишарәләр телен дә өйрәнде. Алар икесе дә бу егеткә аның кешелеклеге, битараф булмавы өчен чиксез рәхмәтле иде. Әгәр ул һәм, әлбәттә, Аллаһ ярдәме булмаса, гаиләгә кире кушылу насыйп булыр иде микән? Беркайчан да төшенкелеккә бирелергә ярамый, барысы да бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин, бары тик яхшыга гына өметләнергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100