Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган яр - 1 өлеш

Юлның яртысын узганнары иде, күпергә керделәр… Нәкъ шул вакытта аларның каршысына очып диярлек йөк машинасы килә!

news_top_970_100

Башы.

Зөлфәт төшендә гел бер сүзне кабатлап караватында бәргәләнә: «Сиринә, мин монда, мин синең янга киләм!»

Соңыннан кинәт кенә күзләрен ачып җибәрде. Йөрәге дөп-дөп тибә, куллары калтырый. Тумбочкадагы төнге лампаны яндырды да, ут яктысыннан күзләрен җыерып сәгатькә карады — төп-төгәл төнге ике. Үз күзләренә ышанмаган кебек, караватын капшап чыкты, ул буш һәм салкын иде. Зөлфәтнең ачуы чыкты.

«И, Аллам, нәрсә соң инде бу, ә! Тагын шушы ялыктыргыч, газаплы төш. Сиринә, җаным! Миңа нәрсә әйтергә телисең соң син? Мин нәрсә эшләргә тиеш? Каян табыйм соң сине, әйт миңа?», — дип уйланып озак кына йокыга китә алмыйча ятты.

Аннан торып, кухняга чыкты, йокысы качкан иде инде аның. Шкафтан тынычландыра торган сыек дару алды, бер тында эчеп җибәрде дә, бөтен тормышын күз алдына китерде.

Зөлфәт Әхмәтов танылган хирург, шәһәрдәге иң яхшы клиникаларның берсендә эшли. Әле бер ел элек кенә аның тормышы якты, борчу-хәсрәтсез, бәхетле иде. Эшендә дә барысы да яхшы барды, доктор үз эшен белә, ярата иде, иң катлаулы операцияләрне дә чын осталарча башкара, аны барысы да хөрмәт итә, ярата иде. Шулай да гаиләсенә вакыты аз кала иде, даими сменалар, төнге кизү торулар, йокысызлык…

Хатыны Сиринә белән ул медицина университетында укыганда, курсташының туган көнендә танышты. Ул дус кызлары белән килгән иде. Тәбәнәк буйлы, какча гәүдәле, чәчләре кыска итеп кистерелгән — мондый кызлар турында гадәттә, соры тычкан диләр. Әмма ягымлы елмаюы һәм почык борыны, битенә сибелгән җирән сипкелләре аңа искиткеч сөйкемлелек һәм мөлаемлык өсти иде. Кызлар чая иде, рәхәтләнеп аралашалар, көлешәләр. Сирин исә аларның барысыннан да аерылып тора, мондый шау-шулы компанияләрне бик ошатып бетермәве сизелеп тора. Зөлфәт белән Сиринә сөйләшеп киттеләр һәм әкрен генә бу шаулы мәҗлестән чыгып киттеләр. Урамда озак йөрделәр алар, йолдызлы күккә сокландылар һәм шуннан соң бер тапкыр да аерылышып тормадылар.

Сиринә сынлы сәнгать академиясен тәмамлады. Ул хыялый, романтик кыз иде, бик оста итеп картиналар ясый.

Биш ел бер мизгел кебек кенә узды, Зөлфәт белән Сиринә өйләнеште һәм бик бәхетле яши башладылар. Бары тик Зөлфәтнең гел дежурда, эштә булулары гына гаилә бәхетен бераз күңелсезләндереп җибәрә иде. Сиринә үзе өйдән генә эшли, шуңа күрә һәрвакыт Зөлфәтен көтә иде һәм ул соң кайтканга, эшендә тоткарланганга кәефе төшә. Шуңа да алар икесе бергә уздырган һәр мизгелнең кадерен белергә тырышты.

Ә теге каһәр суккан көнне Зөлфәт башкалага берничә көнгә табиблар симпозиумына җыенды. Сиринә дә кызыгып куйды һәм иреннән үзе белән алуын үтенде. Ну мондый мөмкинлекне ничек кулдан ычкындырмак кирәк! Башкаланы күрү бәхете, шәһәрнең истәлекле урыннарында йөрү, икесе генә уздырачак өч кич!..

Әмма иртәдән үк барысы да кирегә китте: башта Зөлфәт өстенә чәй түкте, соңыннан алдагы көнне мөһим документын кая куйганын һич исенә төшерә алмады, тик торганнан машинасы чыгымчылады. Зөлфәт бик тырышып машинасын кабызырга азапланды, Сиринә дә борчыла башлады.

«Җаным, нишләптер күңелем бер дә тыныч түгел, эчем поша, бәлки барып йөрмәбез, ә?» — диде хатыны.

«Сиринәкәем, юкны сөйләмә инде, барысы да яхшы, хәзер 10 минут, һәм кузгалырбыз», — дип хатынын тынычландырырга тырышты ир, әмма үзенең дә күңеле урынында түгел иде.

Юлның яртысын узганнар иде, күпергә керделәр… Нәкъ шул вакытта аларның каршысына очып диярлек йөк машинасы килә! Зөлфәт рулен кисәк кенә борып җибәрде, идарәне югалтты һәм күпердән елгага очып төште. Хәтерендә калган бердәнбер нәрсә — хатынының ачыргаланып кычкыруы…

Ә алга таба бушлык һәм караңгылык. Зөлфәт реанимациядә аңына килде. Башы чатнап авырта һәм әйләнә, бөтен тәненә трубкалар, чыбыклар тоташтырылган.

«Кайда мин? Нәрсә булды? Бүген ничәсе?» — дип урынсыз сораулар бирде ир-ат.

Шәфкать туташы килде һәм елмаеп:

«Аллага шөкер, уяндыгыз! Хәзер хәлегез алга таба инде алайса. Күлмәктән тугансыздыр сез, валлаһи!» — диде табибә кыз.

Зөлфәтнең башыннан куркыныч уй сызылып узды.

«Ә хатыныма нәрсә булды? Ул кайда? Хәле ничек аның?» — дип кычкырып диярлек әйтте ир.

Ул сикереп торырга омтылды, әмма шундук аңын югалтты. Кабат аңына килеп шул ук сорауларны бирде. Әмма аңа йөз дә беренче тапкыр бер үк сүзләрне кабатладылар:

«Сез авариягә очрагансыз, күпердән елгага төшеп киткәнсез. Балыкчылар ашыгыч ярдәм һәм МЧС чакыртканнар. Сезне таба алганнар. Башка беркемне дә тапмаганнар. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз».

Зөлфәт бу ачы хакыйкатьне берничек тә башына сыйдыра, аңлый алмады. Баш мие бу ишеткән сүзләргә ышанудан баш тарта иде. Ул үзенә сүз бирде: бирешмәячәк һәм Сиринәне эзләячәк, аның мәетен тапмаганнар бит әле. Тырнак очы кадәр генә булса да өмет бар бит.

Хастаханәдән чыккач, Зөлфәт беренче эш итеп, полициягә барып хатыны югалу турында гариза язды. Ул ызгышып бетте, эзләүләрне дәвам итүләрен сорады, таләп итте. Әмма монда да аны юатырдай сүз әйтә алмадылар:

«Сез олы кеше бит инде. Аңлыйм, моның белән килешү авыр. Әмма аңлагыз инде, ике атна узды, ә гәүдәсе һаман да табылмады. Сез анда нинди агым икәнен күрдегезме соң? Аны йөзләгән чакрым ераклыкка агызып алып киткән булырга мөмкин. Хатыныгызның исән калу шанслары бөтенләй булмаган. Без эзләүләрне туктатабыз һәм хатыныгызны хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертәбез. Миңа бик кызганыч», — диде тикшерүче.

Әнисе дә янган утка май өстәп торды. Гел шалтырата, Сиринә рухына багышлап Коръән ашы уздырырга кирәк, бичараның җаны тынычлык таба алмый дип елый.

Бу хәлләр Зөлфәткә куркыныч төш кебек тоела башлады. Күз яшьләре, кайгы уртаклашулар, шундук чит-ятка әйләнгән буш фатир. Буш, салкын фатирга кайтасы да килми Зөлфәтнең, гаҗизлектән бүредәй улар, чәчләрен йолкыр дәрәҗәгә җитә ул анда. Эшеннән дә бер айга ялга җибәрделәр, бу хәлендә ул операцияләр ясый алмый иде, куллары бөтенләй тыңламый. Һәм Зөлфәт биреште, сынды, кырынмый да башлады, тормыш ямен югалтты, салыштыра башлады. Бары тик шулай итеп кенә онытылып тора, үзен һаман да Сиринәсе белән бергә итеп тоя ул…

…Эш буенча коллегасы, өлкән шәфкать туташы Гөлсинә Зөлфәткә күптәннән яшерен гыйшык тотып йөри. Ул Зөлфәткә карап мут елмая, ялагайлана, ымсындыргыч киемнәр кия, әмма хатыныннан башка Зөлфәтнең күзенә беркем дә күренми иде.

«Уф, нәрсәсен тапкандыр шуның! Ни чырае, ни гәүдәсе!» — дип йөз җыерган иде берсендә аларның икесен бергә күреп танышлары.

Соңгы вакытта Зөлфәт белән булган хәлне төптән анализлап, Гөлсинә ныклы «һөҗүмгә» күчәргә уйлады. Хөрмәткә лаек, перспективалы ир-ат, фатиры бар — мондый шансны һич тә кулдан ычкындырырга ярамый. Ну хатыны югалган икән, ярар, югалсын…

Гөлсинә Зөлфәт янына кунакка кергәли башлады, аны кызганган булып кыланды, ашарына әзерли, өен җыештыра торган булып китте. Дүрт айлап вакыт узган иде, шулай бер кичтә кухняда утырганда Зөлфәт Сиринәнең фотосын карап утыра иде. Шунда кинәт кенә:

«Гөлсинә, шундый сагынам мин аны. Бу хәсрәтне басу өчен бернишли алмыйм. Аракы да ярдәм итми, эшкә дә чыктым инде. Түзәргә ярамый, яшисем килми», — дип башын иде Зөлфәт.

Гөлсинә әкрен генә артыннан килеп Зөлфәтне кочаклап алды һәм назлы тавыш белән пышылдый башлады:

«Мин сиңа тынычланырга ярдәм итәрмен, гел янәшәңдә булырмын. Әйдә мин сиңа массаж ясыйм, сиңа тынычланырга кирәк», — диде.

Һәм әкрен генә ирне сыйпый һәм үбә башлады. Әмма Зөлфәт кинәт кенә аның кочагыннан чыкты һәм Гөлсинәне беләзегеннән эләктереп алды да, шактый дорфа гына этеп җибәрде.

«Гөлсинә, кирәкми! Ташла бу уеныңны! Миңа Сиринәдән башка бер хатын-кыз да кирәкми. Бер дигән дуслыгыбызны бозма, зинһар», — дип Гөлсинәне ачуланып ташлады.

«Зөлфәт, син нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме соң? Аңла инде, Сиринә башка юк. Күпме вакыт узды бит инде! Әллә соңгы көннәреңә кадәр аны сагынып яшәргә җыенасыңмы? Ә менә мин синең яныңда! Алга таба яшәргә кирәк бит!» — диде ачуы чыккан Гөлсинә.

«Бәлки син хаклыдыр, миңа үпкәләмә. Әлегә мин булдыра алмыйм, үтерсәң дә, булмый, гафу ит…», — диде дә Зөлфәт кухнядан чыгып китте.

Гөлсинә нишләргә белмәде, ачуыннан, гарьләнүенннән тыны буыла иде хатынның. Барысы да чынга ашты кебек, планын искиткеч башкарып чыкты. Менә яраткан ир-аты янында, әмма хатын үзен бәхетле тоймады. Ул Зөлфәтнең әле дә булса Сиринәне яратып һәм көтеп яшәвен сизә иде. Зөлфәт аңа Сиринәнең фотосурәтләренә, ул ясаган картиналарга кагылмаска кушты. Һәм муенына таккан амулетны салудан бөтенләй баш тартты. Шундый ук амулет Сиринәнең муенында да бар иде. Ул амулет медальон рәвешендә ясалган, ә эчендә Сиринәнең фотосы куелган. Бу бүләкне Зөлфәт өйләнешүләренең 5 еллыгына бер зәркәнчедән ясатты, мондый амулет башка беркемдә дә юк иде.

«Кем дип белә соң ул үзен! Аның бу соры тычканы кем дә, мин кем инде?» — дип уйлый иде Гөлсинә.

Хатын көзгедән үзенә күз салды — анда аңа сылу гәүдәле, кабарынкы формалы, купшы хатын-кыз карап тора иде. Көзгегә карап үзенә күз кысып елмайды да:

«Ярар, карарбыз әле! Бу патша сараеның хуҗабикәсе булыр өчен тиккә генә шулкадәр көч түктеммени мин. Юк инде, барыбер үз дигәнемне эшләрмен», — диде горур гына.

Дәвамы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100