news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югалган хатынны 7 метрлы питон эчендә тапканнар

news_top
Югалган хатынны 7 метрлы питон эчендә тапканнар
"Татар-информ" архивы

Индонезиядә 7 метр озынлыктагы питон еланы бер хатынны йоткан. 23 октябрьдә югалган 53 яшьлек хатынны елан эченнән тапканнар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Каучук җыючы хатын эш урынында югала. Биредә аның әйберләрен: сандалиларын, курткасын һәм пычагын тапканнар. Хатынны полиция һәм биредә яшәүчеләр эзли башлый. Алар корсагы күпергән питонны таба. Еланны үтереп, эчен ачып карыйлар.

Югалган хатын еланның ашказанында табыла. Ерткыч аны тулысынча йоткан.

2018 елда Индонезиядә югалган хатынны тропик елан эчендә тапканнар иде. Америкада пенсионер хатынны аллигатор крокодилы йоткан булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар