Пенсия стажда хата китү аркасында түбән булырга мөмкин. Судсыз гына яңадан исәпләүне ничек башкарырга икәнен «Сила Диалога» Медиаторлар халыкара ассоциациясе вице-президенты Дмитрий Хрулевка сылтама белән Радио 1 сайты яза.
Башта Социаль фондтан язмача аңлатма соратып алырга кирәк. Анда стаждан кайсы чорның һәм ни сәбәпле төшеп калганы күрсәтелергә тиеш. Эксперт сүзләренчә, хезмәткәрнең телдән аңлатмасы юридик көчкә ия түгел.
Шуннан соң төшеп калган чорны раслый торган барлык документларны җыярга кирәк. Бу хезмәт килешүләре, белешмәләр, боерыклар, хезмәт хакы турында ведомостьләр, хәрби билет яки бала туу турында таныклыклар була ала. Шушы документлар белән төшеп калган стажны кушу үтенече белән Социаль фондка гариза тапшырырга кирәк.
Мөрәҗәгатьне кереш номер белән теркәп кую гаять мөһим. Әгәр Социаль фондның район бүлекчәсе запросны канәгатьләндерүдән баш тарта икән, югары пенсия органына шикаять белдерергә була, дип йомгаклаган Хрулев.