Бөек Новгород шәһәрендә 23 яшьлек кыз мәете табылган. Ул балкондагы мичкә эчендә булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Мәет целлофан белән чорналган, металл мичкә эченә салып куелган. Кыз үзе шушы фатирда яшәгән булган.
Моңа кадәр аның югалуы турында әнисе полициягә хәбәр иткән. Ул кызының телефон шалтыратуларына җавап бирмәвен әйткән.
Хокук саклаучылар кыз яши торган фатирга килгән һәм балкондагы мәетне тапкан.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә Россия Тикшерү комитетының Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе сайтындагы хәбәрдә. Тикшерүчеләр кызның көч кулланып үтерелүен ачыклаган.
«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәет күпкатлы йортта фатир балконында була. Яшел төсле металл мичкә эчендә бөгәрләнеп беткән мәет табыла. Мондый мичкәне бакчада яшелчәләргә сибә торган су җыяр өчен кулланалар, яки аңа салып яшелчә тозлыйлар. Шушы гади мичкәне фатирдан алып чыкканны күрше-күлән күреп тора, дип яза «КП».
Кыз мәете пакетка төрелгән, муены баулар белән уралган. «КП» чыганагы белешмәсе буенча, кызны 1 ай элек сөйгән егете үтергән. «Башында пакет, муенында баулар. Үлем сәбәбе әлегә төгәл ачыкланмаган, үтерүчене эзлиләр», – дигән «КП» чыганагы.