news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югалган ир-атның мәетен зур динозавр сыны эченнән тапканнар

news_top

Испаниядә югалган 39 яшьлек ир-атның мәетен зур динозавр сыны эченнән тапканнар. Бу хакта Daily Star басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итә.

Полиция мәгълүматларына караганда, Барселона шәһәре читендә торган стегозавр сыны эченә ир-ат ялгыш телефонын төшереп җибәргән һәм аны үзе алырга тырышкан. Ул динозаврның бер «аягы» эченә кергән, тик шунда кысылып калган һәм кире чыга алмаган.

Мәетне берничә көннән соң гына тапканнар. Урамнан үтеп баручылар сын эчендә шикле әйбер булуын күреп, ашыгыч хезмәтләрне чакырган. Коткаручылар сынның бер өлешен кисеп, мәетне тартып чыгарган.

Мәет табылганнан соң, динозавр сынын сүтеп ташлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар