Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган бәхет

news_top_970_100

Рәйхана апага улының йөргән кызы бер дә ошамый. Фәнзилә – чибәр, үз-үзенә нык ышанган, шат күңелле кыз. Өстәвенә, техник вузда укый. Улының нәкъ капма-каршысы.

Һәм менә, көтмәгәндә, улы Дамир Фәнзиләгә өйләнергә теләвен әйтеп шаккатырды.

Рәйхана апаның бу яңалыктан хәтта хәле китте.

«Фәнзиләгә өйләнергә, дисеңме? Акылдан яздыңмы әллә, улым? Кара инде: тирә-якта күпме тыйнак, яхшы кыз бар! Әнә, ичмасам, күрше Фәридә. Бер дигән кыз! Медсестра булып эшли. Ул да сине ошатып йөри. Әйбәтләбрәк кара әле, улым», – дип акыл өйрәтергә тотынды улына.

«Әни, мин Фәнзиләне яратам. Нигә миңа башка кыз», – диде Дамир, аңламыйча.

Әмма Рәйхана апаны туктатырлык түгел иде инде.

«Син акыллы. Аспирантурада укыйсың. Сиңа бөтенләй башка тәрбия һәм ярдәм кирәк бит. Ә синең ул Фәнзиләң бер дә күндәм, юаш хатын булмаячак. Бер чытлык бит инде ул. Көзге каршында бөтерелә генә белә!» – дип, улының сөйгән кызын хурлады.

Рәйхана апа дусларына да, күршеләренә дә зарланды. Яраткан улы өчен бер дә мондый хатын теләмәгәнен сөйләп, тегеләрне аптыратып бетерде.

Ә алар исә иңнәрен генә җыерды: «Фәнзилә – бер дигән, тәрбияле кыз. Нигә аңа бәйләнергә? Менә безнең киленнәр дә чибәр. Балалар матур булып тугач, әйбәт бит инде. Улың да аны ярата. Бер-берсе белән килешкәннәр икән, нигә кысылырга», – дип киңәш бирүчеләр дә булды.

Әмма Рәйхана апа күпме генә зарланмасын, яшьләр барыбер өйләнеште. Һәм бу хәлнең иң җитешсез ягы – яшьләрнең кайнана белән яши башлавы булды. Рәйхана апа иркен, 3 бүлмәле, уңайлы фатирда яши. Барысына да урын җитәрлек. Әнисенең Фәнзиләгә болай каршы булуы Дамир өчен дә рәхәт түгел иде. Шулай да, алга таба 2 хатын-кыз уртак тел табар, дип өметләнде.

Әмма алай булмады. Рәйхана апа яшьләргә тыныч кына яшәргә ирек бирмәде. Бер дә юкка килененә бәйләнде. Кеше алдында да түбәнсетергә, мыскыл итәргә күп сорап тормады. Әмма Фәнзилә үпкәләсә дә, түзде. Дөрес, Дамир хатынын яклады һәм шуның аркасында әнисе белән дә сүзгә килде.

Бала тугач, гаиләдә тынычлык урнашкан кебек булды. Рәйхана апа көне-төне оныгы янында бөтерелде һәм күңеле бераз йомшарган кебек булды. Әмма бу Фәнзиләгә генә шулай тоелды.

Кайнана өендә фәрештә кебек булса да, ишекне атлап чыгуга ук, киленен хурлады, яманлады.

Берсендә бер туганы түзмәде, Рәйхана апаны ачуланып ташлады: «Әгәр бергә яшәве шулкадәр авыр булса, фатирны алмаштырыгыз да рәхәтләнеп аерым яшәгез», – диде.

Башта Рәйхана да, Дамир да катгый каршы булды, әмма туганнары аларга аерым яшәүнең рәхәтлекләре турында җентекләп сөйләде.

Шулай итеп, фатирны алмаштырдылар һәм аерым яши башладылар. Дөрес, фатирлары бер-берсеннән ерак булмады.

Яшь гаилә, рәхәтләнеп, үз фатирларына урнашты. Алар бу хәлнең мондый борылыш алуына сөенеп туя алмады. Әмма Рәйхана апа тыныч кына өендә утыра алмады. Ул еш кына, алдан кисәтмичә, килене янына килергә гадәтләнде. Аның шкафларында, суыткычында актарынды, имеш, үзенчә шулай тикшерә иде. Барысына да Фәнзиләнең уңмаган, булдыксыз хуҗабикә булуын исбатлыйсы килде.

Әмма Фәнзилә кайнанасының шелтәләрен сабыр гына тыңлый, ә соңыннан аның артыннан, җиңел сулап, ишекне ябып кала. Иң мөһиме, үзенең нинди хуҗабикә булуы иренә ошый, дип уйлады Фәнзилә. Һәм кайнанасына да, аның кыланмышларына да игътибар итмәскә тырышты. Озакламый, гаиләдә икенче бала туарга тиеш. Инде тынычланырга да вакыт кебек. Тик Рәйхана андыйлардан түгел. Ул нәкъ баштагыча кыланды. Бөтен туганнарына, шулай ук Дамирга да Фәнзиләнең нинди начар хатын булуын күрсәтергә теләде.

Аның бу мәкерле нияте уңыш «казанды». Дамирның да хатынына мөнәсәбәте начарланды, эшендә дә ешрак тоткарлана башлады. Ә кайвакыт бөтенләй кунарга да кайтмады, әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгарып торды.

Фәнзилә нәрсә турында уйлагандыр, әмма аның бөтен барлыгын балалары биләп алган иде, шуңа ул ниндидер начар нәрсәләр турында башына да китереп карамады.

Әйтәләр бит, хатын бар нәрсәне иң соңгы булып белә, дип. Бу очракта да шулай булды. Фәнзиләгә Дамирның хыянәт итүен әйтмәгән кеше калмады, хәтта иренең сөяркәсен дә күрсәттеләр. Әмма Фәнзилә җавап итеп елмаеп кына куйды. Ул иренең, балаларының әтисен мондый адымга сәләтле дип уйламый иде. Ул һәрвакыт Дамирны аклап торды.

«Бу – бары тик пычрак гайбәтләр генә», – диде Фәнзилә.

Вакыт уза торды. Гаиләдә мөнәсәбәтләр көннән-көн начарланды. Элекке мәхәббәтнең эзе дә калмаган иде. Ир һәм хатын чит кешеләр кебек яшәде.

Ә Рәйхана апа тантана итә иде. Ул Дамирны аерылырга кыстый башлады. Әмма ир икеләнеп калды: балалар бар бит.

«Ә балалар нәрсә? Әгәр алар әниләрен шулкадәр нык ярата икән, сиңа нигә соң мондый балалар?» – диде әнисе. Яңа хатының итәк тутырып бала табар, янәсе.

Ничек итсә итте, улын барыбер аерылышырга күндерде Рәйхана.

Әмма фатир белән генә проблема килеп чыкты: Рәйхана апа да, Дамир да балаларның милекнең бер өлешенә хокуклы булуы турында исәпкә алмаганнар иде. Фәнзиләне балалар белән тиз генә чыгарып җибәрә алмадылар. Аларның өлешен түләп бетерергә мәҗбүр булдылар.

Фәнзилә үзенә яңа фатир алды һәм шунда балалары белән тынычта, рәхәттә яши башлады.

Ә Рәйхана апа башкача оныклар сөя алмады: Дамирның яңа хатыны бала табарга теләмәде. Гәрчә, каенана яңа килене белән уртак тел тапты, алар бер-берсен ошаттылар. Дамирның тагын бала сөясе килде, тик яшь хатын бала тапмады. 2 елдан соң да, 5 елдан соң да бала тапмады ул.

Дамир бу хатыныннан да аерылды. Бу юлы әнисе кыстап түгел, ә үз теләге белән. Күпмедер вакыт әнисе хәтта аңа үпкәләп тә йөрде, тик Дамирга барыбер иде. Ул Фәнзиләне һәм балаларын сагынды. Хәтта элекке хатыны белән кире кушылырга да талпынып карады.

Әмма Фәнзилә нык торды, бер тапкыр шулай йөзенә төкергән, үзен түбәнсеткән кеше белән тагын язмышын бәйлисе килмәде аның, хәтта балаларының әтисе булса да, сабыйлары хакына да бу адымга бармады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100