news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Югалган баланың мәетен суыткыч эченнән тапканнар

Югалган баланың мәетен суыткыч эченнән тапканнар

news_top
Югалган баланың мәетен суыткыч эченнән тапканнар
Саратов өлкәсенең Александрово-Гайский районының Канавка авылында 8 яшьлек малай һәлак булган. Әлеге фаҗига турында Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, 8 июньдә сигез яшьлек малай ишегалдында уйнап йөри. Кичке якта аны анасы эзли башлый, тик таба алмый. Анасы улын күршеләрдән дә сораштыра, урамнан да карый, тик баласының кайдалыгын ачыклый алмый. Шуннан соң бу хатын улы югалганын күрше районнарда яшәүче туганнарына сөйли, полициягә мөрәҗәгать итә. Алар барысы да баланы эзли башлый.

Баланың мәетен 9 майда табып алалар. Аны хатынның ир туганы ишегалдындагы сарайларны караганда күреп ала. Малай ябык суыткыч эчендә булып чыга. "Зил" суыткычы арткы стенасына ятып тора һәм гаилә аны он саклау өчен куллана.

Суыткыч конструкциясе тышкы яктан гына ачыла торган итеп ясалган. Бала суыткыч эченә кергән һәм ишек ябылган булуы ихтимал. Шулай итеп сигез яшьлек бала суыткыч эчендә һәлак булган. Баланың ни сәбәпле үлгәнен ачыклау өчен судмедэскпертиза билгеләнгән.

Фаҗига булган гаилә бернинди хисапта да тормый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар