Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югалган бәхет

news_top_970_100

Гөлфирә иренә аерылышырга үзе тәкъдим итте, чөнки яңа тормыш башларга теләде. Фидаил башта хатынының бу тәкъдимен аңлап та бетермәде, чөнки алар яхшы яшәде, 2 балалары үсеп килә. Ләкин, Гөлфирәгә күңелсез икән, һәм бу хакта ул иренә гап-гади ниндидер көндәлек сүз әйткән кебек кенә әйтте.

«Аңлыйсыңмы, без икебез – ике төрле кеше. Бер-беребездән мөмкин булганның барысын да алдык инде, – дип фәлсәфә куертты Гөлфирә. – Балалар минем белән кала, ләкин син алар белән аралаша аласың һәм үзең теләгән вакытта аларны үзең белән алып китәрсең».

«Синең башка кешең бармы?» – дип сорады ире.

«Монысы мөһим түгел инде. Әйдә, акыллы, зур кешеләр кебек матур гына аерылышыйк, Фидаил. Тигез җирдә сыр чыгарып, тавышланып ятмыйк», – диде Гөлфирә.

Фидаил бу хәлләргә ахырга кадәр ышана алмады, чөнки 9 ел яшәгәннән соң хатынының, кинәт торып, «әйдә, аерылышыйк» дигәнен акылы да, йөрәге дә кабул итә алмады. Соңгы вакытта Фидаил чынлап та күп эшләде, хатынының кәефенә, капризларына һәм теләкләренә игътибар да җитеп бетмәгәндер. Мөнәсәбәтләренең иң башында барысы да романтик рухта булды, вакытларын гел бергә уздырдылар, тик, яши-яши, төрле мәшәкать-борчулар килеп чыгып тора һәм аларны хәл итәргә кирәк. Гел сөешеп-кочышып торырга вакыт та булмый. Гөлфирә «зуррак фатир алырга кирәк» дип күптәннән сөйләнеп килде, Фидаил ризалашты һәм яңа фатир алыр өчен эшләде дә эшләде. Бактың исә, моның кирәге дә булмаган. Менә хәзер Гөлфирә балаларны алып әти-әнисе янына кайтып китәргә җыена, ә Фидаил фатирда кала.

«Бу – синең фатир, мирас булып калган, шуңа күрә без балалар белән башка җиргә күченсәк, дөресрәк булыр. Мин синең яхшы әти икәнеңне беләм, шуңа күрә Әмир белән Кәримне акчасыз калдырмассың дип уйлыйм», – диде аңа хатыны.

Фидаил улларын ташларга җыенмый, тик ул хатынының болай кылануына аптырады да, рәнҗеде дә. Барысын да төзәтергә тырышып карады, тик бу мөмкин түгел иде. Аерылганнан соң, Гөлфирә шундук үзенең яңа сөйгәне янына яшәргә күченде. Ринас белән алар күптән таныш иде инде. Гөлфирә белән Фидаилнең гаиләсе таркалуга нәкъ менә Ринас сәбәпче булды.

«Әлегә балаларны алып китә алмый, әзрәк сездә яшәп торсыннар инде, әни. Гел кунакка килеп йөрермен, сагынырга да өлгермәссез. Миңа үз тормышымны җайларга кирәк», – диде Гөлфирә әнисенә.

Тик малайлар әтиләрен дә, әниләрен дә юксынды һәм тормышларының нишләп шулай кисәк үзгәрүен аңламадылар. Элек дус-тату гаилә булып яшәделәр бит, хәзер әниләрен дә, әтиләрен дә сирәк күрәләр, чөнки алар ялларда гына килде. Әбиләре тәмле ашатты, бабалары оныкларының күңелен күрергә тырышты, тик балаларга әти-әни, гаилә җылысы җитмәде. Берсендә малайлар мәктәптән качарга уйлады, имеш, аларны эзләү әти-әниләрен берләштерәчәк, дип ышандылар. Паникага бирелгән укытучылар әбиләренә шалтыратты. Һәм, чынлап та, Гөлфирә белән Фидаил, бөтен эшләрен ташлап, улларын эзләргә кереште.

«Нигә шулай эшләдегез? Берегез – 1нче класста, икенчегез 2нче класста укый, зурлар бит инде сез, башыгыз эшләргә тиеш!» – дип ачуланды соңыннан әтиләре.

«Сезне эзләп тапканчы, әллә нәрсәләр уйлап бетердек бит! Әле ярый бабагыз сез яраткан аулак урынны исенә төшерде», – дип орышты әниләре.

«Ә без хәзер бөтенебез бергә үз фатирыбызда яшәячәкбезме?» – дип сорады төпчек Кәрим.

«Юк. Әгәр моны тикшереп карарга теләп, шулай кылангансыз икән, юкка. Мин дә, әтиегез дә сезне бик яратабыз һәм бу гел шулай булачак. Ләкин без башка бергә яшәмибез, әтиегезнең дә, минем дә яңа тормыш», – диде Гөлфирә улларына ачыктан-ачык.

Гөлфирә дөресен әйтә иде. Аның Ринас белән башка тормыш. Ә Фидаилнең тормышы эштән генә торды, уйланмас өчен, гел эш белән мәшгуль булырга тырышты. Әмир белән Кәрим исә берни аңламады, шуңа могҗиза көттеләр, тик анысы да булмады һәм алга таба коткы таратуның да файдасы булмаячак.

«Балаларга мондый үзгәрешләр авыр. Әйдә, алар белән күбрәк вакыт уздырырга тырышыйк, мәсәлән, ялларда очрашыйк», – диде Фидаил Гөлфирәгә.

«Гафу, хәзер минем үз тормышым, ялларга да планнарым башка төрле, ялларны бергә уздырыр кешем дә бар. Шуңа күрә, башка тәкъдимнәр кабул ителми. Мин, озакламый, балаларын үз яныма алырга тырышырмын, тик әлегә бераз түзәргә туры киләчәк», – дип каршы төште Гөлфирә.

Ә балаларга елга якын көтәргә һәм түзәргә туры килде. Чөнки әниләре һәм аның яңа ире зур өйләрендә ремонт ясады. Фидаил дә, Гөлфирә дә мөмкинлек чыгуга ук, уллары янына килде. Алар балаларын калдырмады, алардан баш тартмады, тик яшүсмерлек чорына кереп килгән балаларга әти-әниләре белән тулы канлы аралашу җитмәде.

«Без ремонт ясап бетердек, Ринас балаларның безнең белән яшәвенә каршы түгел. Малайлар Ринас абыйлары белән дуслаша алыр, дип уйлыйм. Моңа кадәр берничә тапкыр гына күрешеп алдылар бит, ә хәзер бергә яшәргә туры киләчәк», – диде Гөлфирә әти-әнисенә.

«Барысы да әйбәт булыр, кызым. Безнең малайлар тәрбияле, әдәпле. Дөрес эшлисез, балалар әниләре белән яшәргә тиеш», – дип шатланды Гөлфирәнең әнисе.

«Сезнең әтиегез бар, ә Ринас абыегыз сезгә яхшы дус була ала», – дип тәрбия сәгате уздырды Гөлфирә улларына.

«Ә ул абый булмаса, сез әти белән бергә яшәгән булыр идегезме?» – дип сорады Әмир.

«Юк, барыбер аерылышкан булыр идек, шулай булгач, Ринас абыегызның гаебе юк монда. Аның белән дус-тату булсагыз яхшырак булыр», – дип ышандырды әниләре.

Ләкин Ринас абыйлары гына балалар белән дуслашыны кирәк тапмады һәм аларга мөнәсәбәте бик уңай булмады. Ашауларына, әйбер бозуларына беркайчан ачуланмады анысы, тик малайларның алар белән яшәве аңа кыен иде, һәм ул моны яшереп тә тормады. Эштән кайткач, ул Гөлфирәдән үзенә карата тулы игътибар, тәмле кичке аш һәм ял көтә, тик бу хакта хыялланырга гына кала иде.

«Ашарга пешкән, плитәдә, үзең аша инде. Без әле Әмир белән математикадан өй эшен эшләп бетермәдек», – диде еш кына Гөлфирә.

«Гафу ит, бүген сиңа ияреп дуслар янына бара алмыйм, Кәрим авырып тора», – дип, Ринасның кәефен кырды.

Ринасның башта ачуы килде, тиздән барысы да үзгәрер һәм җайланыр дип өметләнде.

«Миңа калса, синең балаларың безнең тормышта артык күп урынны биләп тора. Бергәләп бәхетле яшәү хыялы барып чыкмый бугай безнең...» – диде Ринас берсендә, Гөлфирә чираттагы тапкыр бергә утырып кичке аш ашаудан баш тарткач.

«Ләкин син минем 2 улым бар икәнен башта ук белдең бит. Мин аларны беркая да алып куя алмыйм, аларга әле минем ярдәмем бик озак еллар кирәк булачак», – диде Гөлфирә ирнең бу фикерен аңламыйча.

«Нигә, алар бераз вакыт бездә яшәсен, бераз вакыт әтиләрендә яшәсен. Ул да шәхси тормышын җайга салгандыр һәм балаларны үзе янына алып китә аладыр», – диде Ринас, үз сүзен бирмичә.

«Элекке иремнең тормышы белән кызыксынганым юк. Ләкин аның яңа хатыны чит кеше баласын карарга риза булыр дип уйламыйм», – диде Гөлфирә ачыктан-ачык.

«Ә мин менә, исем китеп, кеше баласы белән мәш килергә тиеш инде, әйеме? Эштән кайткач, минем дә ял итәсе, синең белән бергә буласы килә. Ә синең бөтен игътибарың улларыңа гына...» – дип үпкәләде Ринас.

Гөлфирә Ринас белән ике арада килеп чыккан бу аңлашылмаучанлыкка үртәлде, борчылды, Ринасны тынычландырырга тырышты, ләкин үз фикерен үзгәртергә җыенмады.

«Безнең тормыш гел синең балаларыңа гына бәйле. Әйдә, бу сорауны тиз арада теләсә ничек хәл ит», – диде берсендә Ринас.

Гөлфирәнең әти-әнисенә дөреслекне сөйлисе килмәде, аларны борчуга салырга теләмәде. Шуңа күрә, башта Фидаил белән сөйләшергә булды.

«Ә-ә-ә-ә... Синең геройның кикриге бик тиз шәлперәйгән икән, ә! Нәрсә, малайларны урамга куып чыгарырга кушамы?» – диде Фидаил.

«Юк, ул балаларны тәрбияләүне икебез арасында тигез бүләргә һәм аларның яшәү урыннарын чиратлаштырырга тәкъдим итә», – диде Гөлфирә.

Фидаил бу низагны артык зурга җибәрергә теләмәде, ләкин ул һәрвакыт эштә һәм, бик теләсә дә, гел-гел малайлар янында була алмый иде.

«Әйдә болай эшлик: мин вакытлыча дистанцион эшләп торам һәм Әмир белән Кәрим 1 ай минем янда яшәп торыр. Ә сез, тынычлап, үзегезгә ширбәт ае ясагыз. Ләкин соңыннан балалар сезнең янга кайтачак, чөнки мин гел-гел өйдән эшләп ята алмыйм», – диде Фидаил.

Малайлар әтиләре янына күченүгә бик сөенде, чөнки төксе йөзле Ринас абыйлары белән булуга караганда, әтиләре белән күңеллерәк иде шул. Дөрес, аш-суга осталыгы чүпкә үлчим генә, тик пешергән ризыклары алай ашамаслык булмый үзе. Әтиләре белән яшәгәндә, малайлар озаклап паркта, урамда йөрделәр, ял саен әтиләрен балыкка барырга күндерделәр. Әтиләре белән яшәү бик рәхәт, күңелле булды малайларга, хәтта кире әниләре янына кайтырга да теләмәделәр.

Ә балаларның булмавы һәм өйдәге тынлык Ринасның күңеленә хуш килде. Дөрес, 1 ай күз ачып йомганчы узды да китте, ә балалар кире кайткач, өйгә кабат шау-шу, тавыш башланды һәм Ринасның гел канәгатьсез йөрүенә тагын сәбәп булды.

«Элекке иреңнең ялы тагын кайчан була? Мин боларның тавышыннан туйдым», – диде Ринас, 2 атна узуга.

«Мин синнән балаларны карауны, кайгыртуны сорамыйм. Икенчедән, малайларның тәртибе яшьләренә күрә таман гына, алар артык көйсезләнми дә, җәнҗал да чыгармый», – диде Гөлфирә, Ринасның дәгъваларын аңламыйча.

«Әйе инде, синең балаларың гына әйбәт, ә мин әшәке», – диде Ринас, балаларча авыз турсайтып.

Берничә айдан соң Фидаил хатынына балаларны җәйге каникулларга үзе янына алырга тәкъдим итте.

«Мин хәзер өйдән эшлим, аннан отпуск була. Балаларны үземнең янга алырга телим, әгәр ул-бу була калса, Резеда ярдәм итәр», – диде Фидаил.

«Ә Резеда кем ул?» – диде Гөлфирә аңламыйча.

«Без аның белән бергә яшибез. Әллә соңгы көннәремә хәтле синең кире кайтканыңны көтеп яшәрмен дип уйлаган идеңме?» – диде Фидаил.

«Бернәрсә дә уйламадым, болай гына сорадым. Синең кем белән яшәвең миңа барыбер», – диде Гөлфирә, сер бирмәскә тырышып.

Тик Фидаилнең башка хатын-кыз табуы Гөлфирәнең мин-минлегенә тиде. Ул аерылышырга беренче адымны үзе ясаганын да аңлый, чөнки Ринасны очратты. Тик Фидаил үзе генә яшәгәндә, ничектер, барысы да гадел кебек тоела иде, тик элекке иренең дә шәхси тормышы барлыкка килү никтер күңеленә тиде. Бигрәк тә улларының кире өйгә кайткач канатлана-канатлана сөйләүләре җанына тиде.

«Резеда апа шундый әйбәт, нык рәхәт аның белән! Безгә гел тәмле әйберләр пешереп ашатты, бергәләп тәмле пирожныйлар пешердек!» – дип сөенә-сөенә бытылдады Әмир.

«Әле ул сәпиттә дә йөри белә, куыша-куыша ярыштык аның белән!» – диде Кәрим.

Гөлфирә бер нәрсәне аңлый алмады: ничек итеп Фидаил яңа хатыныннан балаларны яраттыра алды икән? Ә нишләп Гөлфирә улларын Ринас белән дуслаштыра алмый соң? Нәрсәне дөрес эшләми ул?

Гомумән, соңгы вакытта Ринас белән Гөлфирәнең мөнәсәбәтләрендә гел каршылык, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгып кына тора. Кайчандыр Гөлфирә үз гаиләсен үзе җимерде, чөнки аңа күңелсез иде, ә хәзер Ринас үз өендә Гөлфирәне, аның балаларын яшәтүне авырсына. Гөлфирә аңа романтик сюрпризлар, бәйрәмнәр ясарга тырышты, сөйгәненең бар теләген үтәде, ләкин гармониядә яшәү өчен бу гына җитми иде, ахрысы.

«Әйдә, икәү ялга барып кайтабыз. Малайлар әтиләрендә яки минем әти-әнидә калып торыр. Ә без бераз булса да икәү генә булырбыз...» – дип тәкъдим итте Гөлфирә.

«Икәүләп ялга баруның әллә ни мәгънәсе юктыр инде... Һәм, гомумән, бергә яшәүнең мәгънәсе юктыр... – диде Ринас көтмәгәндә. – Гафу ит, ләкин безнең әллә нәрсә барып чыкмый, шулай булгач, вакыт әрәм итүдән мәгънә күрмим».

Гөлфирә каршы килергә тырышты, Ринасны кире күндерергә тырышып карады, ләкин бу – үз-үзен алдау гына булып калды. Шуңа күрә аңа Ринасның фикере белән килешергә һәм кире әти-әнисе йортына кайтырга гына калды...

«Иреңне ташлама, дип әйттем мин сиңа! Фидаил – әйбәт ир, әйбәт әти булды. Кычытмаган җиреңне кашып йөрдең! Менә хәзер берүзең калдың. Алга таба тормышың ничек буласы да билгесез, ә кияү сине һәрвакыт яратты ул. Кадерен генә белмәдең...» – дип битәрләде әнисе.

Бу уйлар Гөлфирәне дә еш бимазалый башлады, шуңа күрә ул Фидаил белән сөйләшеп карарга булды. Элекке ирен кафега чакырды.

«Әгәр малайлар белән берәр нәрсә булган икән, шундук әйт. Теләсә нәрсә тыңларга вакытым юк, эш күп», – дип шундук әйтте Фидаил.

«Нәкъ менә улларыбыз турында сөйләшергә теләгән идем дә, – дип дөресен әйтте Гөлфирә. – Миңа калса, балалар безнең аерылышуын тәки кабул итә алмады бугай?»

«Ә мин киресенчә уйлыйм. Алар моңа хәзер аңлап карый, безнең аерылышу аркасында әллә ни газапланмыйлар кебек», – диде Фидаил.

«Без Ринас белән аерылыштык. Бәлки, тагын бергә яшәп карарбыз...» – дип тәкъдим итте Гөлфирә.

«Хм, көтелмәгән һәм бик сәер тәкъдим дип уйламыйсыңмы, Гөлфирә? Син берничә ел башка ир-ат белән яшәдең, минем хисләр турында, балаларның ничек борчылуын уйлап та бирмәдең, ә хәзер барысын да кире кайтарырга җыенасыңмы?» – дип сорады Фидаил.

«Гафу, шулай килеп чыкты бит инде...» – дип гаепле генә җавап бирде Гөлфирә.

«Мин ул вакытта да сине гаепләмәдем, хәзер дә гаепләмим. Ләкин безнең бергә яшәүнең бер мәгънәсе дә юк. Хәзер минем башка тормышым һәм яраткан хатын-кызым да янымда. Мин аның белән булырга телим», – диде Фидаил.

«Малайлар Резеда турында сөйләде миңа. Миңа үч итеп кенә яңа мөнәсәбәтләр башлагансыңдыр, дип уйлаган идем...» – диде Гөлфирә.

«Юк, ялгышасың, Гөлфирә. Мин ул кеше белән бергә яшәр өчен, нинди генә хәл булса да янәшә, гел бергә булырга телим. Синең дә бар да яхшы булачак. Безне һәрвакыт улларыбыз бәйләп торачак, ә калганы... Барысы да үткәндә калды, кире кайтарып булмый», – диде Фидаил.

Гөлфирәгә мондый сүзләр ишетү, нишләптер, авыр булды, ләкин берни дә эшли алмый иде ул. Аерылышканнан соң берничә ел Фидаил ялгыз булды, ләкин Гөлфирә, Ринас белән мөнәсәбәтләре әйбәт булганда, аңа кире кайтырга ашыкмады, ә хәзер исә аннан ни дә булса таләп итәргә яки көтәргә хакы юк. Ә Әмир белән Кәрим исә чынлап та, әти-әнисенең аерылышуы турында башка сорау биреп йөдәтмәде. Аларга әниләре һәм әби-бабасы белән яшәү ошый, ә ялларда һәм бәйрәмнәрдә әтиләре үзе янына алып китә. Резеда да малайларга әйбәт мөнәсәбәттә булды, әмма бервакытта да аларга әниләрен алмаштырырга омтылмады, балалар өчен бары тик яхшы дус булды.

Балаларының «Резеда апа, Резеда апа» дип авыз суы корытуларыннан тәмам кызыксынган Гөлфирә үзе дә аның белән танышырга уйлады. Малайлар Резеданың уңай сыйфатларын арттырып сөйлидер, ул хатын идеалдан ерактыр кебек тоелды аңа. Ләкин Гөлфирәнең өметләре чынга ашмады, чөнки бу ачык йөзле ханым үзенә карата булган кызыксынуга аек акыл белән карады.

«Мин сезне аңлыйм, сез улларыгызның кем белән вакыт уздырганын беләсегез һәм минем адекват булуыма инанасыгыз килә. Нәрсә әйтим? Улларыгыз белән мөнәсәбәтләребез искиткеч, без дуслаша алдык», – дип елмайды Резеда.

«Бер нәрсәне беләсем килә: сез чит кеше балаларына яхшы мөнәсәбәттә, тик нәрсәгә кирәк ул сезгә?» – дип сорады Гөлфирә.

«Мин Фидаилне яратам, шуңа күрә аның тормышында мөһим булган нәрсәләргә тискәре мөнәсәбәттә бул алмыйм. Миңа калса, яраткан кешеңнең тормыш кыйммәтләрен хөрмәт итү – табигый. Шулай түгелмени?» – дип ихлас әйтте Резеда.

«Шулай. Дөресен әйткәнегез өчен рәхмәт һәм барысы өчен дә гафу итегез...» – диде Гөлфирә.

Өенә кайтканда, Резеданың сүзләре турында уйланды һәм сүзләрнең хаклыгын аңлады Гөлфирә. Күрәсең, Ринаска балалар гел комачаулап торган икән, аның Гөлфирәгә карата җылы хисләре булмагандыр, юкса, ул балаларны кабул иткән булыр иде.

«Фидаил, синнән үткәннәр өчен гафу сорыйм. Һәм бер киңәш бирсәм буламы?..» – диде Гөлфирә элекке иренә, телефоннан сөйләшкәндә.

«Тыңлыйм...» – дип сак кына әйтте Фидаил, Гөлфирәдән ниндидер этлек көткәндәй.

«Резеданы сакла, ул – бик яхшы хатын һәм сине мин ярата алмаган кебек ярата. Сезгә бәхет телим!» – диде Гөлфирә һәм, елап җибәрмәс өчен, тизрәк телефонын куярга ашыкты.

5 айдан Фидаил белән Резеда өйләнеште. Зурдан кубып, купшы туй уздырмадылар. Бары тик кияү-кәләшнең әти-әниләре һәм Фидаилнең уллары гына булды. Туйдан соң ук малайлар әтиләреннән бүләккә сеңелкәш сорады, әтиләре исә бу гозерне үтәргә вәгъдә итте. Фидаил – «егет сүзе бер була» дип яшәүче ир-ат, шуңа күрә, Ходай язган булса, балаларының бу теләген үтәячәгенә шик юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100