Кайчакта киемне тиз генә киптереп, киеп чыгып китәргә кирәк була. Моның уңайлы ысулы киңәшләр сайтында чыкты.
Катмарлы сөлге алыгыз. Аны өстәлгә җәегез. Дымлы киемне шуның өстенә җәегез һәм «рулет» итеп төрегез. Сөлге киемнең дымын суыра. Аннары сүтегез дә, яңадан коры сөлгегә төрегез. Шулай итеп киемне киптереп бетерегез.
Кер машинасының «киптерү» режимы булмаса, «сыгу» режимын кулланыгыз. Юеш киемне машина барабанына салыгыз, янына коры сөлге дә салыгыз. Шулай итеп, машинада «сыгу» режимын эшләтегез. Коры сөлге киемдәге дымны суырып алыр, диелә хәбәрдә.