news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юдинода мәетләре табылган сабыйлар үле туган булган – «Татарстан 24»

news_top
Юдинода мәетләре табылган сабыйлар үле туган булган – «Татарстан 24»
видеодан скриншот

Бүген Юдино бистәсендә яңа туган ике бала мәете тапканнар. «Татарстан 24» каналы аларның үле килеш тууын хәбәр итте.

Мәетләр су манарасы янында пластик контейнерда була. Савытны эте белән йөрүче ир-ат күреп ала. Эт мәет исен сизгән. Сабыйлар пеленкага төрелгән булган.

«Татарстан 24» каналының үз чыганагы белешмәсе буенча, экспертиза уздырганнар. Сабыйлар туганда ук үле булган. Яралгылар 5-6 айлык чамасы.

Закон буенча, бу очракта җинаять эше ачылмый. Шулай да тикшерү эшләре оештырыла, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, мәетләр игезәк малайлар була, алар биредә 2 көн чамасы яткан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар