«Юбилярның яраткан җырын башкардым»: Зәйнәб Фәрхетдинова «Кышкы чия» җырын җырлаган
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, юбиляр соравы буенча, Хәния Фәрхи репертуарыннан «Кышкы чия» җырын башкарган. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында яза.
– Киләсе елны шушындый матур мәҗлестән башлап җибәрдек. Юбилярның яраткан җырын беренче тапкыр башкардым, – дигән Зәйнәб Фәрхетдинова. Видеоөзектә ул, саксофонга кушылып, Хәния Фәрхинең «Кышкы чия» җырын җырлый. Видеодан аңлашылганча, юбиляр канәгать калган.