Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юбилеен ковид-госпитальдә каршылады» - Йөз яшьлек аксакал коронавирусны җиңгән

Бабайны ун көннән соң хастаханәдән кайтарып җибәргәннәр.

news_top_970_100
«Юбилеен ковид-госпитальдә каршылады» - Йөз яшьлек аксакал коронавирусны җиңгән
https://pixabay.com

Дагыстанда ковид-госпитальдә дәваланып терелгән 100 яшьлек бабайны өенә кайтарып җибәргәннәр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

100 яшьлек Казамат Казаматов коронавирус белән авырып терелгән. Аны Махачкала шәһәренең 1нче санлы хастаханәсенә 10 көн элек китергәннәр. Бабай бик авыр хәлдә булган.

«Пәнҗешәмбе ул үзе сулыш ала башлады, аннары уңай динамика күзәтелде. Бүген табиблар аксакалны өенә җибәрү турында карар кабул итте», — дигәннәр медицина оешмасында.

Табиблар сүзләренчә, бабай 100 яшьлек юбилеен 15 июньдә госпитальдә каршылаган. Аны өенә тантаналы рәвештә озатканнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100