Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юань Россиянең төп чит ил валютасы булачак: доллар-евросы булмаганнар өчен нәрсә үзгәрә?

news_top_970_100
Юань Россиянең төп чит ил валютасы булачак: доллар-евросы булмаганнар өчен нәрсә үзгәрә?

Кытай акчасы юань Россиянең төп чит ил валютасы булачак, ягъни аның биржа курсы барлык валюталар өчен төп ориентир булачак, дип белдерде Россия Банкы матбугат хезмәте.

Бу – АКШның Россиягә каршы яңа санкцияләренә җавап. Кушма Штатлар Мәскәү биржасында доллар һәм валюта белән исәп-хисап алып баруны тыйды. Бу – бүген генә булган хәл түгел, моңа кадәр дә доллар һәм евроның биржадагы өлеше кимеп бара иде инде. Май аенда Мәскәү биржасында юань өлеше 54 процент булган. Бу чикләүләр АКШ тарафыннан Россия икътисадын көчсезләндерү максатыннан эшләнә, дип яза «Российская газета». АКШ фикеренчә, биржада доллар сатып алып булмау аркасында чит илдән техника, технологияләр сатып алу кыенлашачак.

Доллар һәм евро Россия базарыннан юкка чыкмый. Алар биржадан читтәге әйләнештә кала. Әмма юань Россия өчен төп чит ил валютасына әйләнә. Шулай итеп, хәзер доллар, евро курсына караганда, юань курсын күзәтеп бара башлыйбыз. Хәзергә ул – 12,23 сум. Доллар – 89,02 сум, евро – 95,74.

Юань курсы январьдә 12,58 сум булган, апрельдә – 13.

Доллар курсының биржадан югалуы акцияләрнең төшүенә китерде. 12 июньдә Мәскәүдә долларны инде 200 долларга сатканнар.

Мәскәү биржасына мондый чикләү кертелү ихтималы турында 2022 елдан бирле әйтеп киләләр иде инде.

Үзәк Банк әйтүенчә, гражданнар да, ширкәтләр дә банкларда долларлар да, евро да сатып алырга да, сатарга да мөмкин. Исәп-хисап счетларында доллар, евро булганнарга да борчылырга кирәк түгел – алар белән берни дә үзгәрми, дип ышандыралар. РБК язуынча, белгечләр долларда сату-алу булганда кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин икәнен хәбәр итә.

«Минем долларым да, евро да юк» дип сөенү урынлымы? Бу сорауга «Московский комсомолец» җавап бирә.

БКФ банкының аналитик идарәсе җитәкчесе Максим Осадчий фикеренчә, бу – финанс базары өчен көчле һөҗүм. Чөнки май аенда биржада 107,4 миллиард валюта сатып алынган, шуның яртысы – доллар һәм евро. Белгеч хәзер, паника сәбәпле доллар бәясе арткач, кыйммәт хакка доллар сатып алмаска өнди. Аның фикеренчә, доллар бәясе барыбер күпмедер төшәчәк. Максим Осадчий, бу санкция Россия финанс базарына моңа кадәр булган санкцияләр кебек үк йогынты ясар, дигән фикердә. Ягъни, башта – паника, әмма бераздан тынычлану. Шулай да акцияләр төшәчәк, беренче чиратта, Мәскәү биржасыныкы.

«Новые Известия» басмасы Россия Фәннәр Академиясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Игорь Николаевтан комментарий алган.

Ул, АКШның бу санкцияләре инфляцияне арттырачак, бөтен әйбернең дә бәясе артачак, доллар 100 сумга җитәчәк, дигән. Әмма ул да, паникага бирелмәскә кирәк, дип уйлый, чөнки долларны саткан, сатып алган кеше бу чорда күбрәк югалтачак, дигән фикердә белгеч.

Икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь Кох моны «Россия көненә американнардан бүләк» дип атаган.

Аның фикеренчә, бу – начар хәбәр, әмма коточкыч ук хәбәр түгел, чөнки доллар белән сату итү Мәскәү биржасында гына тыела. Шуңа да кем дә кем доллар сатып алырга йөгерә – ул оттырачак. Мондый шартларда, беренче чиратта, спекулянтлар акча эшли ала. Шуңа да доллар, еврогыз бар икән – үзегездә саклагыз, дигән ул «Татар-информ»га.

«Европа һәм АКШ санкцияләре Россияне дөнья икътисад һәм финанс тормышыннан сызып ташлауга юнәлгән. Бу – соңгы 10 елдагы санкцияләрнең дәвамы. Башка мөмкинлекләр инде кулланылган, шуңа менә шушы адымга да баралар», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100