Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ыштан төбенә «кыяр тыгып йөрүче» Киркоров тамашачысын гаҗәпкә калдырган

news_top_970_100
Ыштан төбенә «кыяр тыгып йөрүче» Киркоров тамашачысын гаҗәпкә калдырган
Фото: © социаль челтәрдән

РФ халык артисты Филипп Киркоров социаль челтәрләрдә үзенең 57 яшьлек юбилеенда төшкән фотоларын күрсәтте, ул туган көнен 30 апрельдә билгеләп үткән. Ялтыравыклы киемдә төшкән фотоларның берсе артистның тамашачысын гаҗәпкә калдырган. Аңа бик күп комментарийлар язарга тотынганнар. Кайберәүләр фотоны әдәпсез дип тә тапкан.

Бу фотода Киркоров бер компаниянең хуҗасы Олег Шелягов һәм аның хатыны Виктория Шелягова белән бергә басып тора, дип яза «МК». Поп-король көмеш төстәге, ялтыравыклы спорт костюмы кигән. Бу фотода аның чалбарында ниндидер зур, озынча предмет чалымнары ачык күренә.

Бу фотоны күргән кайберәүләр ыштан төбендә калкып торган әйберне туры мәгънәдә кабул иткән һәм фотоны «әдәпсез» дип атаганнар. Башкалар, Киркоров кесәсенә нәрсә салып йөри икән, дип шаярта башлаган. Иң популяр версияләр: кыяр, телефон, кан басымын төшерә торган таблеткалар һәм чын җырчы һәрвакыт үзе белән йөртергә тиеш булган микрофон.

Киркоров үзенең туган көнен дуслары белән затлы йортында билгеләп үткән. Аңа гаҗәеп торт бүләк иткәннәр, бәйрәм бакчада аттырылган искиткеч фейерверк белән гаҗәпләндергән.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 май 2024
    Исемсез
    Уффф, сплетники, каких поискать.Готовы уже в штаны залезть к человеку.
  • 7 май 2024
    Исемсез
    Фейерверк белэн кемне гажэплэндерэсен инде хэзерге заманда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100