Ысланган тавык итеннән салат
Җырчы Айгөл Бариевадан ысланган тавык итеннән салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 100 грамм ысланган тавык ите яки колбаса, 100 грамм каты сыр, 1 яңа өзелгән кыяр, 1 кечкенә банка кукуруз, 1 чи кишер.
Барлык ингредиентларны да саламлап турарга, тоз һәм майонез салып болгатырга.