news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ысланган скумбриянең килограммы 1200 сумга кадәр кыйммәтләнгән

news_top

Скумбрия балыгы бәясе сизелерлек арткан продуктларның берсенә әверелде. Аналитиклар мәгълүматларына караганда, аның күпләп сату бәясе бер ел эчендә 64 процентка арткан. Кайбер кибетләрдә туңдырылган балыкның килограммы 800 сумга, ә ысланган скумбрия 1200 сумга кадәр җитә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Сатучылар шулай ук горбуша бәясенең дә артканын билгеләп үтә. Алар сүзләренчә, иң күп кулланыла торган лосось балыкларының берсе бәясе буенча әкренләп кыйммәтрәк төрләргә якынлаша.

«Хәзер скумбриягә дә, горбушага да бәяләр шактый артты. Туңдырылган скумбрия 690 сумнан килде, ысланганы, әлбәттә, кыйммәтрәк», — дип сөйләгән сатучы-консультант Мәдинә Солтанова.

Тавык ите дә кыйммәтләнгән. Сатучылар күзәтүенчә, бөтен түшкә бәясе якынча 20 сумга арткан, ә күкрәк һәм бот филесының килограммы якынча 100 сумга кыйммәтләнгән.

Дуңгыз һәм сыер ите бүлекләрендә әлегә бәяләрнең кискен үзгәрүен билгеләмәгәннәр. Аерым төр продуктлардан кабыргаларның килограммы якынча 10–20 сумга кыйммәтләнгән.

Шул ук вакытта бәя арту барлык продуктларга да кагылмаган. Сатучылар сезонлы товарларның кайберләренә бәя төшәр дип өметләнә. Фаразларга караганда, киләчәктә тавык ите, шикәр, кофе, макарон һәм көнбагыш мае кыйммәтләнергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар