Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ысланган елкы итеннән салат

«Татар халык ашлары» китабыннан ысланган елкы ите белән салат рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ысланган елкы итеннән салат

Кирәкле продуктлар:

ысланган елкы ите — 40 г, помидор — 30 г, кишер — 10 г, шалкан — 30 г, башлы суган — 10 г, айсберг салаты — 30 г, төелмәгән борыч, яшел тәмләткечләр

Соус өчен: каймак — 30 г, гәрчич — 10 г, тәменчә тоз, шикәр комы.

Эш барышы.

Помидорны, юка итеп түгәрәкләп кисеп, яссы тәлинкәгә тезәбез.

Айсберг салатын, өзгәләп, салат савытына салабыз. Елкы итен юка телем­нәргә кискәлибез, шалкан белән кишернең кабыгын әрчеп, токмачлап турыйбыз, суганны — ярым боҗралап.

Барысын да бер савытка салабыз. Өстенә соус салып болгатабыз.

Аннары помидор тезелгән яссы тәлинкәгә салып, яшел тәмләткечләр һәм төелмәгән борыч белән бизибез, вак помидор да куярга мөмкин.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтыннан сатып алырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100