Балыкны яхшылап юып, тоз, борыч, тәмләткечләр белән ышкыйбыз, суган салабыз. Әлегә маринадка салып, балыкны кич буена суыткычта калдырабыз. Икенче көнне махсус коптилкада 40 минут ыслыйбыз.
Соңыннан эченә лимон һәм киви салып бизибез. Алар урынына теләсә нинди әчкелтем җиләк-җимеш кулланырга була.