Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйшәдәге фермада ачлыктан сыерлар үлә»: хуҗалык җитәкчесе гаепләүләргә җавап биргән

Яшел Үзән районы Әйшә авылындагы фермада сыерлар ачлыктан үлә. Шулай ук эшчеләргә 2019 елдан бирле хезмәт хакы түләнми, дип язганнар «ВКонтакте»дагы «Зеленодольск. Онлайн» төркемендә. 

news_top_970_100
«Әйшәдәге фермада ачлыктан сыерлар үлә»: хуҗалык җитәкчесе гаепләүләргә җавап биргән

«Зеленодольск.Онлайн» төркемендә Яшел Үзән районындагы Әйшә авылында сыерлар үлүен язганнар.

«Әйшәдәге фермада ачлыктан сыерлар үлә. Ашатырга азык юк. Хезмәт хаклары 2019 елдан бирле түләнми. Ферма артында сыерлар өчен үләт базы оештырганнар! Директор кая карый», — дип язган «ВКонтакте» челтәрен кулланучы Лилия Сухарева. 

Әлеге язма астында, ферманың хуҗасы Илшат Сабирҗанов та үз фикерен язып калдырган. 

«Беренчедән, бу сүзләрне монда урнаштыручы - бер тапкыр да авыл хуҗалыгы белән бәйле булмаган кеше. Ул бары тик сөйләү белән шөгыльләнә... Әйе, апрель аенда сыерларны ашатуда авырлыклар бар. Бүгенге көнгә 300 тонна сенаж, 100 тонна печән һәм 60 тонна азык сатып алынган.

Эшчеләр март ае өчен хезмәт хакын һәм апрель өчен аванс алды. Язылган сүзләр дөрес түгел. Ветеринарлар барысын да контрольдә тота. Әгәр авыручы сыерлар булса, акт төзелә, һәм сыер «иткә» әверелә. Бу сүзләрнең авторы фермага килсен һәм үзенең шәхси өлешен ферманың үсешенә кертсен, авыл хуҗалыгы эшенең катлаулы булуын үзе дәлилләсен», — дип язган Илшат Сабирҗанов.

Бу сүзләренә җавап итеп, Лилия Сухарева: «Бу минем фото түгел! Фермага барыгыз һәм андагы „бардак“ ны карагыз! Мин бүген анда булдым!» — дип язган.

Илшат Сабирҗанов: «Мин иртәнге җиденче яртыдан кичке бишенче яртыга кадәр фермада булдым. Сакчылар чит кешеләрне, миңа белдертмичә, керми. Мин чит кешеләрне күрмәдем. Шуңа күрә алдама. Әгәр теләк булса, сыер савучы яисә „телятница“ булып ала алам. Әгәр үзеңне яхшы яктан күрсәтсәң, терлекчелек цехының җитәкчесе итеп куярмын», — дип язган.

Шушы ук язу астында Арина Лаврова фото һәм видео калдырган.

«Ышанмасагыз, карагыз. Анда нәрсә булганын эшчеләр үзләре яза!!! Хезмәт хакын октябрь аеннан бирле күргән юк. Азыкларны сез сирәк сатып аласыз. Сыерлар һәм бозаулар ачлыктан үлә. Утлар юк! Утны сүндерделәр, чөнки аның өчен түләнмәгән! Кайнар су да юк! Булган акчаларны үзегезнең кесәгезгә саласыз! Сөт һәм сыер сатудан килгән акчалар да сезнең кесәгә эләгә! Менә шундый яхшы директор бездә — Илшат Сабирҗанов! Эшчеләр дә бик аз калды, бармак белән генә санарлык. Без эшлибез, чөнки мал-туарны кызганабыз. Ә сезгә маллар да, эшчеләр дә барыбер. Нинди сакчылар? Ишекләр ачык, сакчылар юк! Алдарга кирәкми!» — дип язган Арина Лаврова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100