news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ышанычны югалту сәбәпле, Республика Онкология диспансеры баш табибын эшеннән җибәрделәр

news_top
Ышанычны югалту сәбәпле, Республика Онкология диспансеры баш табибын эшеннән җибәрделәр
Фото: © «Татар-информ» архивы

Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов таләбе буенча, Республика онкология диспансеры (РКОД) баш табибы Илгиз Һидиятов эшеннән азат ителде. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Тикшерү ачыклаганча, коммерцияле фирмалар аның белән дәүләт контрактлары төзегән вакытта, баш табибның шәхси чыгымнарын – көнкүреш техникасын һәм автомобиль арендасын түләгән. Шулай ук Илгиз Һидиятов гомерен 5 млн сумга иминиятләштерү турында мәгълүматны яшергән һәм туганы исеменә 17 млн сумлык милек теркәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар