Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ышанмыйм»: депутат Курск өлкәсендәге оборонаны тәнкыйтьләде

news_top_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев телеграм-каналында Курск өлкәсе янында «дошман гаскәрләренең туплануы турында алдан белмәүләренә» ышанмавы турында язган. Гурулев – Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы, генерал-лейтенант. Бу хакта РБК яза.

Аның сүзләренчә, ул Курск өлкәсендә булган һәм мина кырларының ничек җиһазлануын да күргән. Тик, аның сүзләренчә, «ут ачып сакланмасалар, бу гына нәтиҗә бирмәячәк».

«Моны кем планлаштырган? Бу турыда кем уйлаган? Бу бит – җитди нәрсә. Бүгенге көндә мондый җитди операцияләрне бездән башка планлаштырып булмый. Мин дошман гаскәрләренең туплануы турында белмәүләренә ышанмыйм», – ди Гурулев.

Ул ачыклык керткәнчә, әгәр дә дошман турында башлангыч мәгълүматлар бар икән, «хәзер барган хәлләр турында уйланырга кирәк». Депутат язуынча, дәүләт чикләрен саклау төркеменең «үз разведка чаралары булмаган» һәм «барлык кирәкле әйберләр белән соңгы чиратта тәэмин ителгән». «Бездә беркем дә докладларда хакыйкатьне яратмый. Бездә «барысы да яхшы» дигәнне ишетергә телиләр», – дип ассызыклады депутат.

6 августтан Курск өлкәсендә Украина Кораллы көчләре белән сугышлар бара. Украина көчләре Суджа районындагы Николаево-Дарьино һәм Олешня торак пунктлары янындагы Россия позицияләренә һөҗүм итте. Төбәктә федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы һәм террорчылыкка каршы операция игълан иттеләр.

Курск өлкәсенең чик буе районнарыннан барлыгы 76 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. 12 август иртәсендә Беловский районы башлыгы Николай Волобуев халыкны эвакуацияләнергә чакырды, чөнки «вазгыять бик киеренке».

11 августта Саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия хәрбиләре Курск өлкәсендә Толпин, Журавли, Колодез районында Украина Кораллы көчләренең мобиль төркемнәренең бәреп керү омтылышларын туктаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100