Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ышанмагыз!» – Данир Сабировның янгын турындагы хәбәреннән соң мошенниклар активлашкан

news_top_970_100
«Ышанмагыз!» – Данир Сабировның янгын турындагы хәбәреннән соң мошенниклар активлашкан
видеодан скриншот

Данир Сабиров бүген күршеләрендә коточкыч янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Видеоларны карагач, артистның күпсанлы «подписчиклары» арасында мошенниклар активлашып киткән. Алар видео янындагы комментарийларда халыктан акча сорап яза һәм реквизитларын калдыра.

«Дуслар, ярдәм сорап язалар икән мондагы комментарийларда! Ышанмагыз! Бу – мошенниклар! Күршеләремнең реквизитларын белгәч, мин сезгә үзем хәбәр итәрмен» – дигән Данир Сабиров.

Кайбер «подписчиклары»на смслар да килгән. Мәсәлән: «Миңа шәхсән язып та акча сорадылар инде. «Данир үзе әйтер кая җибәрәсен», – дип җавап бирдем. Кешеләр үзләренә шундый гөнаһ алудан ничек курыкмыйлар икән», – дип язып калдырган артистның Гөлнур исемле бер язылучысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100