Эштән соң туры фатирга кайтасы килмәде беркөнне. Казан урамы тулы халык, машина агымы. Төрле яклап утлар җемелди. Шәһәр кайный. Минем дә шәһәр белән бергә «кайныйсым» килде. Башта, рәхәтләнеп, Кабан күле буен урадым, телефон аша әнинең хәлләрен белешеп алдым. Хозурланып йөри торгач, якындагы кафега кереп ашап алырга уйладым. Булган-булган – булсын әйдә, бәйрәм ясыйм әле үземә. Керүен кердем, тик йөз кат уйладым. Кире чыгып, акча туздырмый гына, өйгә кайтып, кичәге ашны гына җылытып ашасаң – яхшырак, дим үз-үземә. Шулай да, алдым мин ашарга.
Кафеның аулаграк почмагына иркенләп барып утырдым. Үземнән үзем канәгать булып сыйланып утырам. Өстәвенә, хезмәт хакы күчкән көн. Берзаман күз кырые белән генә карыйм: яныма кемдер килә.
«По-русскимы, по-татарскимы», – дип сүз башлады таныш түгел абый. «По-татарскимы»ны ишеткәч, күңел күтәрелде, «Әйдәгез, татарча», – дидем мин моңа.
– Менә мондый хәл, име, сеңлем, Әгерҗегә кайтасы идем, хәзер кайтып тормыйм инде. Варикоз миндә, шуңа операция ясатырга килгән идем. Акча да бетте, бераз акча кирәк иде миңа. Акча бирә алмассызмы икән? – ди 50 яшьләр чамалы ир-ат. Сүзләре бераз өзек-өзек чыга. Сөйләгәндә теле бераз «әбәләнә».
– Юк, юк, эчү юк, – ди таныш түгел танышым шунда ук, шигемне сизенгәндәй.
– Хәзер, Әгерҗегә кайта алмагач, кайда кунасыз соң сез? – дим.
– Әгерҗегә кайтмыйм инде, Балтачка кайтам, – ди.
– Әле генә «Әгерҗе» дидегез бит.
– Әгерҗегә кайтасы идем, анда иптәш малайның туганы үлгән. Хәзер кайтып тормыйм инде. Иртәгә Балтачка гына кайтам. Бүген «Пионерская» тирәләрендә йөреп чыгам. Йоклау булмый инде ул, шунда чыгам төнне. Иртәгә нәрсә белән кайтасы булыр. Белмим инде, нәрсә булыр. Электричка булырмы, аннан төшсәң, тагын ерак кала әле.
– Кайсы авылыннан соң сез Балтачның?
– Ни, карале, оныттым инде. Ничек соң әле? Ә, Норма дигән авылдан мин, әйе, Нормадан. Иртәгә кайтасы булыр инде. Бишләрдә-алтыларда була бугай анда теге ни. Нәрсә әле?
– Автобусмы?
– Әйе, автобус, – ди таныш түгел таныш Фаил абый (исеме үзгәртелде).
Үзем Фаил абыйны тыңлыйм, башымда мең төрле уй. Бераз сөйләме дә тотлыга, «салган» да кебек. Алай дисәң, акыллы кыяфәтле дә күренә. Ничек кунар инде төнне, дип уйлыйм. Була бит ул шәһәргә бик сирәк, яки үз гомерендә бер-ике мәртәбә генә килгән, районга да сирәк чыккан авыл кешеләре. Аларның, гадәттә, телефоннары да «төймәле». Фаил абыйның да телефоны шундый, түш кесәсеннән күренеп тора. Үзем уйлыйм, телефоны булгач, акча мәсьәләсен барыбер хәл итеп буладыр. Бәлки алдыйдыр, дим.
– Сезнең Балтачта кемнәр бар, алар борчылып торамы сез бүген кайта алмаганга?
– Юуук, борчылмыйла-а-ар. Мин шалтыратып әйттем әнигә, бүген кайтмыйм, дип. Анда тагын абый бар, ике бала. Хатын Үзбәкстанга китте әле, туган ягы шунда аның.
– Телефоныгызның зарядкасы җитәме соң? Хатыныгыз кунакка гына киткәндер бит?
– Җитә-ә. Әйе, кунакка гына. Дөресен әйткәндә, Ләйсән, икенче хатын бусы минем. Тегесе беренче хатын, – ди танышым.
Беренчесе кайда, икенчесе ник киткән, бутый-бутый сөйләргә тырышты, әмма төшенеп җитмәдем. Шулай да, ике тапкыр өйләнгәнен, Балтач районының Норма авылында әнисе, ике баласы, өйләнмәгән абыйсы яши икәнен аңлатырга тырышты. Яңа танышымнан бераз шикләндем, билгеле. Кем нәрсә генә сөйләмәс бит хәзер. Тик ышануым көчлерәк булды, әллә аның ышандыра белүеме, Фаил абыйга авылына кайтып җитәрлек акча бирдем. Кулына акча кергәч, танышым бигрәк тә ачылып китте. Мин Сабадан икәнемне әйткәч, уртак танышларыбыз барлыгы да ачыкланды. Үзе әйтүе буенча, мәгариф тармагында эшләгән Фаил абый. Шушы өлкәдә хезмәт куйган хәйран танышларыбыз барлыгы да беленде.
Үземчә башта сораштырдым шулай. Имеш, акчаны бу кешене өйрәнеп кенә бирәм. Хәзер кая эшлисез, дип тә сорадым. Ул сорауга Фаил абый анык кына җавап бирмәде.
– Ашыйсыгыз килмиме соң, хәзер ач чыгасызмы инде төнне, – дип тә әйтеп карадым, иртән юлга да ашамаган килеш чыгасын уйлап.
– Ашарга теш юк минем, теш, чәйнәп булмый. Менә су гына булса ярар иде, – диде һәм күрше өстәлдә калган кечкенә шешә төбендәге суны алып эчте.
– Фаил абый, мин китәм инде.
– Әйдә, мин дә кайтам, – диде яңа танышым. Икәүләшеп урамга чыктык.
Салкын һавага чыккач, борынга аракы исе бәреп керде.
– Фаил абый, салгансыз да бугай инде, аракыга акча табылдымы, – дим.
– Әй, Ләйсән, бераз салдым шул, салдым. Сезне алдалап тормыйм. Аны миңа салып кына бирделәр, сатып алмадым мин аны...
Аракы исе килде, салганы да аңлашылды, инде акчаны кире алып булмый.
– Фаил абый, мин киттем, исән-сау булыгыз. Бу акчага аракы алып эчмәгез инде. Балтачка кайтыгыз, югалтмагыз акчаны. Сезнең намусыгызда кала, – дидем дә, үзем кайтасы якка борылып киттем. Ул Камал театры ягына таба атлады.
Уйларга бирелеп бара идем, яныма бер апа килеп сүз башлады. Кулындагы пакетларыннан эт-мәчеләр ризыгы салынган ялтыр-йолтыр каплар күренә. Күп итеп песиләр ризыгы алган, сумкаларын ачып күрсәтә-күрсәтә, песиләр асраганын сөйли башлады. Песиләрен юарга порошок алырга акчасы калмаган, порошок алып бирүемне сорый. Ничек инде булышмыйсың. Миндә бит хәзер «азарт» башланды. Ярдәм итеп кенә торасы килә. Кереп йөгердем кибеткә. Порошок алып, теге апаның кулына бирдем, күзләре яктырып, йөзләре балкып китте. Бик күп рәхмәтләр укып калды. Мин тиз-тиз, булыша алганыма шатланып, фатирга таба атладым. Бераз үткәч, порошогы булды, кузгалып китәндер урыныннан, дип борылып карасам, апа һаман шул урында басып тора иде әле. Кемгәдер эндәшә кебек иде һаман...
Кайтып җиткәч, бу хәлләрне әни белән бүлештем. Ә ул миңа, җавап итеп, Фаил абыйның ул тирәдә бик еш шулай акча сорап йөргәнен, аракы белән дус кеше икәнен сөйләде. Шулай «Балтачтан» дип килеп сүз катканы булган икән аңа да. Бәлки, Балтачтан булуы хактыр да, бәлки, бөтенләй башка районнандыр. Шулай да, безнең очрашудан соң, барыбер дә икенче көнне Балтачына кайтып киткәндер, дип уйлый күңел. Алдамагандыр. Алдаса да, алдамагандыр, дип ышанасы килә. Ничек инде иллене узган, типсә тимер өзәрдәй ир кеше, үзеннән утыз яшькә яшьрәк кыз баладан алдап акча алсын. Юктыр, гаҗизлектән алгандыр, чыннан да авылына кайтырга акчасы булмагандыр, аягында варикоздыр, дип шикле уйларымны тараттым. Аракы гына алып эчмәсен инде. Кешенең күңеленә кереп карап булмый. Нәкъ җырдагыча, кеше күңеле – карурман. Иң мөһиме, ни генә эшләсәк тә, ниятебез дөрес булсын, эчкерсез булсын. Хәләл юл белән эшләп тапкан акчамны ихластан ярдәм итәсем килеп бирдем. Барыбыз да Аллаһ Тәгалә хозурында. Мин дә, Фаил абый да. Һәрберебезгә дә хак юлдан атларлык акыл, зирәклек бирсә иде Раббым. Теге апа, бәлки, фәрештә булгандыр ул. Шул рәвешле минем каршыма аны чыгарып сынагандыр Аллаһ Тәгалә.
Ә Фаил абыйның икенче көнне Балтачка кайтып киткәненә барыбер ышанам әле мин...