news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ышана алмыйм»: Гөлназ Солтанова «Голос»та «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды

news_top

Җырчы Гөлназ Солтанова «Голос» проектында «слепые прослушивания» этабында өч остазны үзенә карата алды.

Проектта ул Эннио Морриконеның «Калиффа» фильмындагы катлаулы композицияне тирән итеп башкарды. Өч жюри әгъзасы аңа таба борылды: Анна Асти, Владимир Пресняков һәм Илдар Абдразаков.

Анна Асти Гөлназдан татар телендә җыр башкаруын сорады. Ул «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды. Анна аңа: «Сезнең тавышыгыз искиткеч», – ди.

«Мин ышана алмыйм! Кем дә булса борылсын иде дип хыялландым гына», – дип сөенә Гөлназ үзе.

Гөлназ остаз буларак Илдар Абдразаковны сайлады. Илдар — Башкортстаннан, ул дөньяның алдынгы опера театрлары солисты.

Абдразаков үзенең яңа шәкертен «исәнмесез» дип сәламләп каршы алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар