Уф, тәнем кыза, башым гүли... Әллә тагын температурам да күтәрелгән инде?.. Әле генә эшеннән кайткан ирем кулын маңгаема куеп карады да смартфонына ябышты.
– «Скорый» чакыртасыңмы әллә? – дим.
– Юк, алардан файда булмас. Әле шәһәрдәге бөкеләрне ерып чыкканчы… Әле нинди табиблары килә... Ничә сәгатьтән соң... – Ул миңа моңсу гына карап тора башлады.
– Алайса ни эшләргә?.. Сырхауханәгә шалтыратып кара, өйгә врач чакырт…
– Син нәрсә, шуны да аңламыйсыңмы? – дип ачынып куйды ирем. – Безнең табибларга бөтенләй ышаныч юк бит. Дипломнары сатып алынган, уйларында гел акча. Алар сиңа шундый диагнозлар язар, әллә нинди дарулар тәкъдим итәр – ыштансыз калдырырлар! Болай да акчабыз аз!
– Нәрсә, үлеп китсәм дә ярыймы?
– Менә җүләр. Алар – фармацевтлар белән бер мафия!
– Нишләргә соң?
– Хәзер интернеттан берәр файдалы киңәш эзлим әле. Чирнең нинди билгеләре бар, аны ничек дәваларга кирәклеген карыйм.
– Син тапканчы үлеп китәм бугай ахрысы…
– Үлмисең. Исеңдәме минем эшемдәге Руслан? Ничәмә-ничә еллар түләп врачларга йөрде, акча әрәм итеп, бер файдасызга. Менә ул үзен интернетны файдаланып дәвалады. Укымаган килеш, дипломсыз. Гиппократ анты бирмичә. Хәзер бөтен кешегә киңәшләр бирә, фитнеска йөри, клубларга.
Интернетта эзләнүләр минем авыру чаткыларыма туры килүен ачыклады – Эбола чире дә, кош гриппы да, диарея да, гомумән, геморройга хәтле. Алардан дәвалану ысулы да шуның хәтле икән. Минем авыруга туры килгәнен тапканчы, кан басымым күтәрелде, йөрәк дуларга тотынды.
– Нигәдер кайсысына тукталырга белмим, – дип борчылгандай әйтте ирем. – Авыр хәлдә икәнсең. Руслан белән киңәшергә кирәк.
Ул бүлмәдән чыкты, минем ишетеп торуымны теләмәде, күрәсең. Ниләр күрәсем бар икән?
– Телефонын алмый, – диде кергәч. – Клубында мускулларын ныгыта күрәсең. Көтеп, яңадан шалтыратмыйча булмас.
Миңа тагын да начаррак була башлады, аңымны югалтып, каядыр чумдым. Әмма беркадәр вакыттан соң, төштәге кебек, сөйләшкән тавыш ишетәм:
– Хафаланырлык сәбәп юк – салкын гына тигән, дисезме? Рецепт бирәм. Таблеткалар капсын, тамагын чайкатсын. Аңа тынычлык кирәк, гел ятып торсын, дисезме?
– Рәхмәт, доктор, – дип, иремнең тавышы ишетелеп калды.
Мин күземне ачтым.
– Ят, торма! – дип әмер бирде ул. – Мин докторны озатыйм…
– Докторнымы? – дигән сүземне көчкә әйтә алдым.
– Әйе, мин «ашыгыч ярдәм» чакырдым. Докторы бик игътибарлы булып чыкты.
– Ә Русланга нәрсә булган?
– Нәрсә булсын, мускул ныгыта…
Шөкер, атна буе телефон аша булмаган «скорый докторы» киңәше белән, үз тырышлыгым белән көчкә терелеп, дөньяга кайттым. Менә ышан син ирләргә…