«Җырны ташлый күрмәгез!» - Чулпан Йосыпова хыялын чынга ашырган
Чулпан Йосыпова күптәнге хыялын тормышка ашырган. Ул үзенең киемнәр кибетен ачып җибәргән.
«3-4 ел элек эшләнәсе әйбер иде бу.
Бүген ниһаять күптәнге хыялым чынга аша.
Кечкенәдән матур күлмәкләр яраттым, сезне дә сөендерәсем килә.Төркиядән алып кайткан күлмәкләр сатуда һәм прокатта. Шулай ук бик матур бижутерия! Көтеп калам сезне», — дип язган җырчы.
«Уңышлы булсын!», «Афәрин!», «Җырларны ташлый күрмәгез! Тавышыгыз көчле, бик матур җырлыйсыз», — дип котлаганнар җырчыны инстадуслары.