«Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручылары яңа җырларын тәкъдим итте
Бу хакта җырчылар үз сәхифәләрендә хәбәр итә.
«Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар «Пар алмагач» дигән яңа җырларын тәкъдим итте.
Җырчылар авторлар — Гөлфия Шакирова һәм Мурат Гайсинга рәхмәт әйткән.
Артистларның виртуаль дуслары үзләрен дә җырларын да яратулары хакында язган.