Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Җырлыйк әле"не алып баручы Алинә Кәримова бәби тапты: Ай-яй, бер дә җиңел булмады, үлемем шушындадыр дигән идем

Алинә һәмм Азат Кәримовлар гаиләсендә зур вакыйга. Бүген аларның икенче кызлары Гөлмәрьям дөньяга килде. Баланың авырлыгы 2970 гр., буе 51 см. Алинә үзенең инстаграм битендә бала тудыру залыннан кызыклы видео да урнаштырган.

news_top_970_100
"Җырлыйк әле"не алып баручы Алинә Кәримова бәби тапты:  Ай-яй, бер дә җиңел булмады, үлемем шушындадыр дигән идем


- Алинә, каты авырттыңмы?

- Икенчесен табу җиңелрәк була дигәннәр иде, килешмим. Ай-яй, бер дә җиңел булмады! Үлемем шушындадыр дигән идем. Шөкер, исән-сау котылдым.

- Икенче кызыгызга исемне кем сайлады?

- Әтисе сайлады. Икенче бала туса, исемне син сайларсың, дип әйткән сүзем бар иде. Аннары дус кызымның бишенче сыйныфта укый торган кызы "бәбиегезгә Мәрьям дип кушыгыз" дигәч, Азатка бу исем бик ошады һәм күңеленә кереп калды. Ике дә уйламыйча, кызыбызга шушы исемне сайладык. 

 -Ике бала белән генә тукталып калырга җыенмыйсыздыр? Синеңчә идеаль гаиләдә ничә бала булырга тиеш?

- Аллаһ ничәне язган инде (көлә). Минемчә, һәр гаилә үзенә ничә бала кирәген үзе белә, мөмкинлекләренә карап дисәм, ялгыш булмас. Табу бер хәл, әле бит аларны аякка бастырасы, белем һәм тиешле тәрбия бирәсе, башлы-күзле итеп олы тормышка озатасы бар. Боларның барысын да хәзердән үк уйлый башлыйсы икән ул. Иң мөһиме - сәламәтлектән аермасын Ходай!

- Бала тугач, "Җырлыйк әле"не алып барудан туктарга җыенмыйсызмы?

- Йөкле вакытта да туктамадык, хәзер дә туктарга җыенмыйбыз. Эшебезне дәвам иттерәчәкбез. Аллаһ бирсә, 20се көнне киләсе тапшыруны төшерәбез, кечкенәбезне үзебез белән алырга планлаштырып торабыз. 

- Сезнең тырышлыкка сокланмый мөмкин түгел. Әле күптән түгел генә үзегезнең студияне дә ачып җибәрдегез. Барысына да ничек өлгерәсез?

- Әйе, Аллага тапшырып, тавыш яздыру студиясен эшләтеп җибәрдек. 

Үз чиратыбызда, Кәримовлар гаиләсен чын күңелдән кызлары туу белән тәбрик итәбез. Сабыйларын тигезлектә, исән-сау булып, матур тормышта тәрбияләп үстерүләрен теләп калабыз. Балаларыгыз сезгә куаныч кына китерсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100