news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырлаучы блогер Равил Закиров артистларга: «Миндә талант бармыни?»

news_top
Җырлаучы блогер Равил Закиров артистларга: «Миндә талант бармыни?»
Фото: Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Казанга күчкән авыл блогеры Равил Закиров социаль челтәрләрдә игътибар үзәгендә. Аның җитешмәгән җире юк – телетапшыру да алып бара, юридик конторада да эшли, хәзер инде менә Сиринә Зәйнетдинова белән гастрольгә чыгып керде. Акрынлап сәхнә яуларга йөри, «солянка»ларда да катнашты.

Шундый «солянка»ларның берсендә сәхнәдә нык басып торучылар аңа турыдан фикерләрен әйткән.

«Равил турында сөйләшеп тордык. Бу егет талант белән түгел, ә тырышлыгы белән алдырачак. Анда тырышлык – 70 процент, талант – 30 процент», – дип әйтә җырчы Альберт Вәлиуллин

«Талант бар, әйеме? Нәрсәдер капшап була?» – дип чын күңелдән куана блогер.

«Капшарга түгел, ә җырларга кирәк», – дип киңәш бирә Альберт Вәлиуллин.

«Бик матур җырладың, сәхнәдә үзеңне мөлаем тотасың. Чып-чын артист кебек басып торасың: Гайфулла Авзалов. 1985 ел», – дип тә шаярта шигырьләр язучы, тапшырулар алып баручы Ренат Галиәскәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар