«Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы» - Илсөя Бәдретдинова операция ясаткан
Җырчы Илсөя Бәдретдинова авыру сәбәпле туры эфирларга чыкмавын аңлатты.
Җырчы виртуаль дусларының тәртипләрен тикшергән, өйдә утырулары хакында белешкән. «Бу көннәрдә миңа күпләр: «Нишләп син онлайн концерт куймыйсың? Нигә туры эфирга чыкмыйсың?» — дип язалар.
Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар. Җырлау түгел, сөйләшүем дә чамалы әлегә. Аксак-туксак елмаеп кына йөрим. Менә җайланып бетим генә әле.
Сез тәртипледер бит? Өйдә утырасыздыр бит? Утырыгыз!» — дип язган җырчы.
«Тапкансың вакытын», — дип шаярган җырчы, актриса Ләйсән Мәхмүтова.
Инстачылар Илсөя Бәдретдиновага өйдә утыруларын язганнар, нык сәламәтлек, сабырлык теләгәннәр.