Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырлар язучы Илдус Дәүләнов әтисенең соңгы көннәрендә аның янында була алмавын сөйләде

news_top_970_100
Җырлар язучы Илдус Дәүләнов әтисенең соңгы көннәрендә аның янында була алмавын сөйләде
Фото: Илдус Дәүләновның шәхси архивыннан

Татарстанның һәм Башкортстанның танылган саунд-продюсерларының берсе, композитор, аранжировка ясау остасы, популяр җырлар авторы Илдус Дәүләнов «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды.

Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова кунактан әти-әнисе турында сөйләвен сорады. Искәртеп үтик, Дәүләнов үзенең кара исемлеге, гаиләсе турында беренче тапкыр «Интертат»ка биргән интервьюсында әйткән иде.

«Мәктәп елларында авыл клубларында гаилә ансамбле буларак чыгыш ясый идек. Аннары, көллияткә укырга кергәч, конкурсларда катнашып йөрдем. Әти белән әни мине хуплап торды.

2019 елда мин гаиләм белән Казанга күченеп киткәнгә әти-әни бик шат булмады. Чөнки ул вакытта бердәнбер оныклары Даниярны (Илдус Дәүләновның улы) бик яраталар бит инде. Казанда фатир сатып алганны әйтмәдек, хатын белән барып алдык, аннары аларга ачкычны күрсәтеп, «Казанга күчәбез» дидек. Әти белән әнигә шок булды.

Аннары 2020 елда коронавирус башланды. Әти, авырып, хастаханәгә эләкте. Хастаханәгә эләккәч, аларның кәрәзле телефоннарын алалар бит, әнигә шалтыратып, әтинең хәлен белеп тордым. Хәлләре рәтләнеп тә китә, авыраеп та ала. «Кайтыргамы? Ярдәмем кирәктер?» – дип сораганга «юк, кирәкми» дип җавап бирә иде әни. Мине борчыйсы килмәде. Мине эштән аерасы килми, монда җырчылар белән җырлар иҗат итәбез бит.

Беркөнне әни, шалтыратып, әтинең якты дөньядан китүе турында әйтте. Мин тиз генә җыенып Уфага кайттым. Бәлки, мин Уфада булсам, бәлки, танышларга алып барсам, коткарган да булыр идем, дип уйлыйм үзенчә. Хәзер белеп булмый. Аның янында булмадым. Шул бик үкенечле. Эш гомергә бетми, җырчылар да, җырлар да беркайчан да бетми, ә әти китеп барды.

Әнигә шалтыратып, хәлләрен һәрвакыт белешеп торам инде. Әни белән берничә тапкыр диңгезгә дә барып кайттык, йөртергә тырышам. Яшь вакытта алар без дип җанатканнар, без дип яшәгәннәр. Кызганычка, әтине йөртеп булмады инде. Бертуган апам гаиләсе белән Уфада яши. Ике малае бар. Алар – фатирда, ә әни шәхси йортта яши. Алар атна саен әни янына бара инде, кышын да ярдәм итәләр. Мин еш кайта алмыйм, айга бер генә кайтам», – дип сөйләде ул, вакыт-вакыт күз яшьләренә ирек биреп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100