Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырлама, дип күпме әйтергә була!» – Данир Сабировтан яңа җыр

news_top_970_100
«Җырлама, дип күпме әйтергә була!» – Данир Сабировтан яңа җыр
"Татар-информ" архивы

Җырчы, юмор һәм пародияләр остасы, биюче дип тә өстисе килә, Данир Сабиров тамашачысы игътибарына яңа җырын тәкъдим итте.

«Кадерле тамашачым! Сезне күптән яңа җырларым белән сөендергәнем булмады. Һәм ниһаять! «Пар алма» җырыбыз әле генә «табадан төште», һәм сез аны рәхим итеп тыңлый аласыз! Барлык музыкаль мәйданнарда! Рамил Әсхәдуллин көе, Альбина Мортазина сүзләре.

Ә комментрийларда үзегезнең парыгызны билгели аласыз, парыгыз кем? Без дә белик әле», – дип язган Данир социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Бик матур җыр, радиодан тыңлап өлгердем», «Машинда тыңларга менә дигән», «Данир, маладис. Һәрвакыт хәрәкәттә ул...» – дип бәяләгәннәр артистның язылучылары.

«Тавышыңның компьютер аркылы чыкканы бик нык сизелә. Үзеңнең чын тавышың матуррак», – дип, дәгъва белдерүче дә булган.

«Энем, җырлама, дип күпме әйтергә була! Юмор синеке!» – дигән берәү.

Ә аңа җавап итеп, башкалар күпкырлы талант иясен яклап чыкканнар: «Җырла, Данир! Беркемнән дә ким түгел, бик матур җырлый. Җырласын да, биесен дә, көлдерсен дә!», «Безнең гаиләгә, мәсәлән, Данир бар яклап та ошый. Тамашачыларыңны сөендерүне дәвам ит, Данир!» – дип язганнар алар.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 11 февраль 2023
    Исемсез
    "ПАР АЛМА" җыры бар бит инде. Классик җырлар рәтендә. Әйтик, "Зәңгәр күлмәк", "Ак пароход", "Чыгарсыңмы каршы алырга", "Кышкы чия" кебек яңа җырлар иҗат ителсә, икенчесе беренчесен "уздырырга" тиештер. Андый сүз кергән җыр иҗат итмәгез, дип әйтеп булмый билгеле. З.Хәйретдинов көй язган "Пар алма"дан соңгылары бик ерак тәгәри алмады. Монысы да шул чама.
  • 11 февраль 2023
    Исемсез
    Бик матур шигырь😐
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100