«Җырла, сандугачыбыз!»: Сәидә Мөхәммәтҗанова «Иделләре-күлләре» җырын яздырган
«Татар халкыбызның яраткан, дәртле вә күңелле җырларының берсе «Иделләре-күлләре»н тәкъдим итәм!» – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә Сәидә Мөхәммәтҗанова.
«Ниһаять, чын татар кызы милли киемдә искитмәле җырны югары дәрәҗәдә башкара. Аны күреп күңел куана. Татар мәдәнияте юкка чыкмаячагына ышынам»;
«Рәхмәт, матурым, тагын бер матур җыр өчен! Җырла, сандугачыбыз!»;
«Афәрин»;
«Искитмәле! Җыры, биюе, милли киеме һәм татар рухы»;
«Сәидә, сезгә кушылып биисе килеп китте, иртәдән күңелләр күтәрелеп китте»;
«Сәидә, яңа җырларыгыз күңелгә ут салып яндыра», – дип хисләнгән җырчының иҗатын күзәтеп баручылар.