Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырла, җаным, моңнарың дога булып ирешер»: Айгөл Бариеваның ире Линарга багышланган бәет

news_top_970_100
«Җырла, җаным, моңнарың дога булып ирешер»: Айгөл Бариеваның ире Линарга багышланган бәет
Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

Шагыйрә, коуч Илүзә Әминова җырчы Айгөл Бариеваның мәрхүм ире Линар Юсиповка багышлап бәет иҗат иткән. Җырчы әлеге бәетне телеграм каналына урнаштырган. 

Аяз көндә яшен кебек
Кисте яхшы кәефем. 
Мин сөйлимен сез тыңлагыз
Якты Линар бәетен. 

54ем тулар тулмас,
Киселде гомер юлым. 
Ничек яшәрләр миннән соң 
Хатыным, кызым, улым. 

Күпме планнар җимерелде,
Эшләнмәгән эш калды.
Горур тоткан әләмемне
Хәзер Айгөлем алды. 

Туя күрмәде күзләрем
Кызымны һәм улымны. 
Әҗәл дигән явыз нәрсә
Кинәт кисте юлымны. 

Гади генә кеше идем 
Артык тыйнак тумыштан. 
Кыска шушы вакытымда
Ямь-тәм таптым тормышта. 

Мин киттем лә, сез калдыгыз
Сыкрый, беләм, йөрәкләр.
Тик белегез, килеп җитә
Сезнең дога -теләкләр. 

Иң авыры Айгөлемә,
Яратып туялмаган. 
Күрәмен,ачы сагышын
Ничекләр тыялмаган. 

Безнең булган хыялларны
Сиңадыр ашырасы.
Балаларны сөйгән ярлар
Кулына тапшырасы. 

Мин юк диеп хафаланма
Һәр адымда янәшә. 
Авыр булса да, бәгырем

Җирдә тәм табып яшә.

Җырларыңа, җырлавыңа
Гашыйк идем, беләсең. 
Һәр концертың фотоларда
Саклаганмын, күрәсең. 

Җырла, җаным, моңнарың бер
Дога булып ирешер.
Мондый мәхәббәт сүрелми
Җаннар бары күрешер. 

Һәркөн иртән таң сызганда
Офык читен яндырып.
Сизәрсез, бәгырь итләрем,
Мин киттем эз калдырып. 

Бик авыр, җаныкайларым
Сезнең сызлану миңа. 
Һәр адымда, һәр сулышта
Янәшә булам шуңа. 

54ем тулар тулмас,
Киттем дөнья йөзеннән. 
Курыкмаган идем лә соң, 
Авыр тормыш йөгеннән. 

Аллаһ шулай насыйп иткән
Гомерләрнең кыскасын
Мин сөйләдем, тыңладыгыз
Якты Линар кыйссасын. 

 

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100