Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчының әнисе психбольницада үлгән: хәзер кызы анасының үлемендә медикларны гаепли

news_top_970_100
Җырчының әнисе психбольницада үлгән: хәзер кызы анасының үлемендә медикларны гаепли
Җырчының әнисе

31 августта кинорежиссер, совет чорында популяр булган «Созвездие Ориона» китабын язган язучы Людмила Салдадзе үлде. Ул соңгы көннәрен психбольницада уздырган. Аның кызы, җырчы Анастасия медикларны гаепли.

Җырчы әнисенең үлемен авыр кичерүен әйткән. Аның фикеренчә, әнисе үз үлеме белән үлмәгән.

«Хуш, әни. Танылган режиссер, сценарист, язучы, Дәүләт премиясе лауреаты. Синең китапларың буенча студентларны дөньяның иң яхшы университетларында озак укытырлар. Әмма минем өчен син – иң яхшы әни!! Мин әлегә кадәр синең белән сөйләшә алмавымны аңлап бетермим. Синең үлемендә гаеплеләрне табарга сүз бирәм!» – дип язган Анастасия.

Кызы анасын психбольницага салырга теләгән, әмма монда авырлыклар була. Бары тик суд карары буенча гына Анастасия әнисен психбольницага урнаштыра алган.

58 яшьлек Анастасия ире Владимир белән элекке гаражны йорт итеп яраклаштырган була. 1 гектар җирне чүп басып бетергән була. Әмма Анастасиянең әнисе 3 ай элек аның янына – авылга кайтып яшәргә теләген белдерә.

Кызы 83 яшьлек әнисен кайтмаска үгетли, «авылда саф һава, нарат урманы, Идел елгасы, әмма олы кеше өчен яшәве авыр». Тагын бер сәбәп – авылда яшәгән «йолдыз»ның йорты янгач, аларның фотолары да калмаган икән. Аны берни дә куркытмый, ул авылга кайта.

Ел ярым элек әнисенең тамагыннан кан китә. Анастасия «ашыгыч ярдәм» чакыра, әмма әнисе белән бергә больницага бармый, аңа «кирәк-ярак» өчен 600 мең сум акча биреп җибәрә. Әнисе турында берничә көн хәбәр булмый, бераздан аның психушкада үлгәнлеге ачыклана. Медиклар әйтүенчә, аны «ашыгыч ярдәм» гадәти больницага китерә, әмма ул котырган, култык таягы белән тәрәзәне ваткан. Шуннан аны психбольницага озаталар, ул шунда үлә.

Анастасия үзенең «махсус рәвештә больницага» баруын әйткән һәм, тәрәзәләр ватылмаган, дип тапкан. Җырчы әйтүенчә, әнисе аек акылда булган, әмма теге 600 мең сум югалган. Анастасия фикеренчә, аның шушы акчасын талап алмакчы булганда, карчык тавыш чыгарган, һәм аны психушкага озатып, шунда үтергәннәр. Җырчы, әни үзе үлмәгән, дип әйтә.

Кызы әнисенең мәетен зиратта җирләтмәгән, яндырткан.

Җырчының язылучылары Анастасиянең үзен гаепләгән. «Нигә әниегезне әллә кая җибәрдегез? Нигә ул больницада чакта бер тапкыр да бармадыгыз?» – дип язалар. Анастасиянең әнисенә 600 мең бирүенә дә шикләнгәннәр. Пенсионерка 1 мең сумлыклардан торган төргәкне эчке киеменә яшергән булган, дип язган кызы.

Җырчы әнисенең яшь чагындагы фотосы белән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100