news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчылары саваплы эш башкара: «Таш яуса да, хәйрия концертларында катнашырга тырышам»

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Җырларда – халыклар дуслыгы» дип аталган хәйрия концерты узды. Чарада татар эстрадасының популяр артистлары чыгыш ясады, «Интертат» хәбәрчесе дә бәйрәмдә булып кайтты.

news_top

Чарага килүгә, безне концертны оештыручы - «Терәк-Опора» иҗтимагый хәйрия фонды идарә рәисе Мансур Хашимов каршы алды.

«200ләп билетны балалар йортыннан алынып тәрбияләнгән һәм сәламәтлекләре чикле балаларга, аларның әти-әнисенә тараттык, ә калганнарын сатуга куйдык. Бу балалар Татарстанның 9 районыннан килде. Шулай ук, бәйрәмне махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, күпбалалы гаиләләр дә тамаша кылачак.

Безнең фонд рәсми рәвештә 2023 елдан бирле эшли, ә болай бу хәрәкәт инде 2019 елда ук башланып китте. Бу вакыт аралыгында күп чаралар оештырырга өлгердек. Бүген катнашасы җырчылар безнең белән күптән эшли, шуңа концертка чакыруга ризалаштылар», – дип сөйләде ул.

«Кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә кирәк»

Концерт башланганчы, сәхнә артында кайбер җырчылар белән аралашып алырга да өлгердем. Алар арасында Башкортостан Республикасыннан килгән Азат Имаев һәм Радик Миңнебаев та бар иде.

«Без хәйрия концертында катнашырга ризалаштык, чөнки кулыңнан килгәнчә ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә кирәк. Булышырга өметең, теләгең бар икән, Аллаһы Тәгалә уңышлы нәтиҗәгә китереп чыгара.

Бүгенге эстрадада җырлар бихисап, кайберләренең мәгънәләрен дә аңлап бетереп булмый. Хәйрия концерты булгач, Айдар Галимов репертуарыннан «Тыңлыйк Аллаһның сүзен» һәм тагын «Туганлык шәҗәрәсе» җырын башкарачакмын. Хәзер туганнар бер-берсеннән көнләшеп, ачуланышып бетәләр. Икенче җырның эчтәлеге сабак буларак язылган. Әгәр 500 тамашачының берсе булса да, бу җырны тыңлагач, үзенең дөньядагы халәтен яхшыга үзгәртсә – моннан да әйбәтрәге булмаячак», – диде Азат Имаев.

Радик Миңнебаев та хәйрия концертларында бик теләп катнашуын билгеләп үтте.

«Таш яуса да, хәйрия концертларында катнашырга тырышам. Бу – бик изге эш. Моннан һич тә читтә калырга ярамый, оештыручылар чакыра икән, йөгереп килеп, матур итеп җырлап, күңел ачып, үзебезнең бер «өлешебез»не калдырырга тырышабыз.

Бүген – җитди чара, шуңа мин «Ходай һәм без» җырын башкарачакмын. Бар нәрсә дә Ходай кулында, моны истә тотарга кирәк. Икенче җырым –«Яшәргә кирәк», – диде ул.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шәймурзина хәйрия концертларында еш чыгыш ясавын әйтте. «Мондый кичәләрдә катнашу – безнең бурычыбыз. Оештыручыларга зур рәхмәт», – диде ул.

«Мондый кичәләрдә катнашу – безнең бурычыбыз»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Концертны танылган блогер, җырчы Равил Закиров башлап җибәрде.

«Минем кебек талантны кабул иткән тамашачыга рәхмәт. Концертны башлап җибәрү ул – шундый тәҗрибә һәм горурлык», – диде ул. Әле күптән түгел генә җырлый башласа да, халык җылы кабул итте үзен.

«Концертны башлап җибәрү ул – шундый тәҗрибә һәм горурлык»

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Концерт Халыклар бердәмлеге көненә багышлангач, Марина Карпова рус телендә дә җыр башкарды. Шулай ук, ул тамашачыларга керәшен халык җыры – «Батырган»ны да бүләк итте.

Концертта бик күп җырчылар катнашты. Аларның чыгышлары арасында, алып баручы Раил Рамазанов зал белән аралашты, төрле мәзәкләр сөйләде. Раилгә Зөлфия-Җәвит Шакировлар белән дә эшләргә туры килгән икән. Ул алар белән бәйле кызыклы вакыйганы да сөйләде.

«Съемка вакытында Зөлфия апа Җәвит абыйга үпкәләде. Ә аның бер гадәте бар, ул үпкәләсә – бу 3 сәгатькә сузыла. Җәвит Шакиров аның белән «дуслашырга» тырышып карады.

«Телисеңме, мин сиңа күктәге йолдызларны бүләк итәм», - диде ул. Зөлфия апа аңа: «Юк, кирәкми. Син анда менеп тә җитә алмыйсың, ул йолдызны ала да алмыйсың, әкиятләнеп саташып йөрмә» – диде. Шуннан соң Җәвит абый болындагы барлык чәчәкләрне җыеп бүләк итәргә тәкъдим итте – Зөлфия апа каршы килде.

Инде ахыр чиктә Җәвит Шакиров Зөлфия апа янына очып килде дә, «Телисеңме, мин сиңа йөрәгемне бүләк итәм?», - диде. Зөлфия апа аңа: «Кирәкми, мин бүтәкә яратам», - диде», - дип шаяртты ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Татар эстрадасы җырчылары арасына төрек артисты да килеп кергән иде. Шаярам, бу без яраткан Илгәрәй үзенең имиджын гына бераз үзгәрткән булып чыкты. Үзе дә: «Гримеркага кергәч, ярты эстрада мине танымады», - диде ул.

Концертта катнашучылар арасында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова бигрәк халыкчан инде. «Мәхәббәт ялкыны» җырын башкарганда, ул тамашачылар янына залга төште, алар белән кул биреп күреште.

«Гримеркага кергәч, ярты эстрада мине танымады»

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Февраль аенда Ленин исемендәге мәдәният йортында Зәмирә-Камилә Гыйззәтуллиналарның хәйрия концерты булды. Анда Зәмирә татар эстрадасы җырчылары белән дуэтлар башкарган иде. Ә «Терәк-Опора» хәйрия фондын оештырган концертта ул үзе генә чыгыш ясады. Концертта яңгыраган алкышларның иң күбе аңа булды.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Яшьли сөйгән ярым» җыры белән популяр булган Эльвира Хамматова, «Шулмы сөю»не башкаручы Фирүзә Хафизова, Рената Тей, Алинә Сәфиуллина, Булат Нигъматуллин, Энҗе Шәймурзина, Айнур Гәрәев, Динар Шәймарданов, Илназ Минвәлиев, Чәчкә һәм башка артистлар бу кичне чын бәйрәмгә әйләндерде. Әле өлкәннәргә кушылып, Чәчкә җитәкчелегендәге нәни кызлардан торган «Веснушки» вокал төркеме дә чыгыш ясады, анда җырчының кызы да бар иде.

Концертта катнашып, балаларның күңелен күргән өчен Аллаһы Тәгалә һәр җырчыга һәм әлеге концертны оештыручыларга, тамашачыга савабын бирсен!

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар