news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Җырчылар сак булсыннар иде» - Илзидә Госманның концерттан җыелган акчасын урлаганнар

news_top
«Җырчылар сак булсыннар иде» - Илзидә Госманның концерттан җыелган акчасын урлаганнар
Фото: Илзидә Госманның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Илзидә Госман төркемендә күңелсез хәл булган. Аның концерттан җыелган акчаларын урлаганнар.

Бу турыда сөйлисем дә килмәгән иде. Ләкин минем кебек, үз төркемен булдырып, гастрольдә йөрүчеләргә гыйбрәт итеп язасым килде. Соңгы гастрольләрнең дүртенче концертында кассада акча җитмәве ачыкланды. Концерт беткәч, төркемемне җыйдым. Кассада торган кыз күпме акча юкка чыкканны әйтте. 10 ел эстрадада эшләп, мондый очрак булганы юк иде. Кешенекенә гомердә кагылганым булмагач, башкаларга да ышанам. Сумка-әйберләр гримеркада кала, шикләнми дә идем.

Урлаган кешенең кемлеген дәлилли алмадык: бөтен җирдә видеокамералар булса да, гримеркага, чишенү бүлмәсе дип, куймыйлар икән. Урлаган кеше моны белеп эшләгәндер. Бу хәл группа эчендә киеренкелек, аңлашылмаучанлык уятты, кәеф төште. Менә шулай тынычсыз булды бу гастрольләр… Мин ул суммадан бөлмәм, ләкин Аллаһ җәзасын бирә бит.

Шикләнгән кешемне төркемнән җибәрдем, ләкин җырчылар сак булсыннар иде. Кемне алганыгызны карап алыгыз», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар