Җырчылар Разил Вәлиев белән социаль челтәрләрдә хушлаша: «Эх, яшисе иде бит әле»
Нурзадә: «Нишләп хәл белешергә 1 минут вакыт таба алмыйбыз соң?»
«Разил абый киткән бит… Урыны оҗмахта булсын, бик яхшы, кешелекле кеше иде.
Милли китапханәгә эшкә мине Разил абый алды. Шул вакыттан бирле хәбәрләшеп торгалый идек. Күрешкән чакларда кул бирешеп исәнләшә идек. Туган көннәр белән котлаша идек. Шундый дәрәҗәдәге шәхестән туган көн котлавы алу – минем өчен бер зур бәхет иде, беләсезме!
«Тәртип» радиосында эфирда булганнан соң да шалтыратып, хәлләрен белешеп алган идем. Озак кына аралаштык. «Яшьлегем чишмәләре» тапшыруының бер чыгарылышы Разил абый турында иде… Иде…
Соңгы ярты ел аралашмаганбыз икән – менә шунысы үкенечле.
Нишләп без өлкән буын язучыларыбыз, җырчыларыбызның, артистларыбызның хәлләрен белешергә 1 минут вакыт таба алмыйбыз соң? Аларга бер җылы сүз, «хәлләрегез ничек» дигән бер җөмлә җитә. Без шундый тар күңелле. Кешеләргә битараф булырга тиеш түгелбез бит.
Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын, Рәзил абый! Татар теле дип, әдәбияты дип, сезнең кебек янып-көеп йөрүчеләр булырмы икән?
Сезнең шигырь-җырларыгыз күңелләребездә мәңге яшәр!»
Винера Ганиева: «Ул миңа туганымдай якын иде»
«Шәхсән минем өчен Разил Исмәгыйлович – иң якын иҗади дусларымның берсе, алай гына да түгел, ул миңа туганымдай якын иде. Йөрәк елый, күңелем әрни. Күпме җырлар иҗат иттек… «Сөембикә», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Ак пароход», «Бергә узыйк Казан урамнарын», «Кабан күле», «Кар дими, буран дими», «Кайт Аккош күленә» һәм башкалар… Аның сүзләренә язылган җырлар – барысы да җыр сәнгатенең иң биек баскычында, чөнки алар иң бөек шагыйрь сүзләренә язылган. Ә бергәләп Резидә Әхиярова белән иҗат иткән «Яшик әле» дигән җыры былтыр «Болгар» радиосының милли премиясенә лаек булды.
Эх, Разил Исмәгыйлович, яшисе иде бит әле… Күпме җырлар тудырган булыр идек бергәләп.
Урының оҗмахта булсын».
Шагыйрә Лилия Тимергалиева: «Мин сез әйткән сүзләрне һич онытмам»
«Разил әфәнде Вәлиев.
Көтмәгәндә киткән, минем иҗатыма юлны ачышкан бөек шәхес. Бик кызганыч. Мин сез әйткән сүзләрне һич онытмам.
«Миңа шигырьләреңне карап чыгарга биргәч, сау-сәламәт кешене күз алдыма китердем. Арбада утыручы шагыйрә дип уйлап та карамадым. Сау-сәламәт, дөньяның тәмен тоеп яшәүче дип уйладым», – дигән иде Разил абый.
Бу – минем өченче шигырьләр җыентыгымны тәкъдим иткән иҗат кичәм иде. Хөрмәтем һәм рәхмәтләрем рухыгызга дога булып барып ирешсен».
Лилия Муллагалиева: «Тапшыруга килергә теләгән иде»
«Хөрмәтле Разил абый Вәлиев арабыздан китте. Кызганыч… «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруына киләм, әнием турында хатирәләрем күп», – дип әйткән иде. Җитешмәдек. Шулай шул, гомер бер мизгел. Халкыбызга, телебезгә, республикабызга эшләгән эшләрегез санап бетергесез булды. Иҗатыгыз гөрләп торды. Рәхмәт сезгә, Разил абый».
Илнар Сәйфиев: «Даһи шәхес иде…»
«Бүген татар милләте бөек улын – Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне югалтты. Милләт өчен җанатып яшәгән даһи шәхес иде. Аның иҗаты буыннан буынга күчеп, халкыбызга әле озак еллар хезмәт итәр».
Ильвина: «Үзе китте, матур җырлары калды»
Җырчы Ильвина: «Бүген арабыздан Разил абый Вәлиев китеп барды… Үзе китте, матур җырлары калды», – дип ул, «Зинһар өчен, кермә төшләремә» дигән җырның видеосын урнаштырган. Җырның көен Резеда Ахиярова иҗат иткән.
Эльза Заяри: «Сез киттегез мәңгелек иленә»
«Разил абый, рәхмәт шушы җырыгыз өчен. Ышанып булмый, кеше китә – җыры кала. Сез киттегез мәңгелек иленә, шушы җырдагы сүзләр бүген көне буе уемда...»
Данир Сабиров Раил Садриев сүзләре белән
Артист Данир Сабиров түбәндәге сүзләрне язып, Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев җибәргән аудионы урнаштырган.
«Раил абый җибәрде ватсаптан. Үзем Разил абый белән якыннан таныш түгел идем. Аның иҗаты халкыбызда мәңгегә калачак. Хуш, Разил абыебыз», – дип язган Данир Сабиров.
Аудиода Раил Садриев түбәндәге сүзләрне әйтә: «Хөрмәтле, кардәшләр, милләттәшләр.
Зур кайгы килде татар дөньясына. Бүген җомга иртәсендә татарның бөек улы, халык шагыйре, халык депутаты, акыл иясе, галим Разил Исмәгыйль улы Вәлиев арабыздан китте.
Зур югалту. Миңа аның белән шактый гына аралашырга туры килде, күп булмаса да – җитәрлек.
Театрга кергән җирдә аның сүзләре эленеп тора: «Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса үзем үзгәрәм» дигән.
Менә шундый девиз белән безнең Буа театры яши», – дип хәбәр җибәргән булган артистлар төркеменә Раил Садриев.