Яшь иҗади гаилә Артур Маузер һәм Лия Шәмсина төнлә кеше гомерен саклап калган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
«Мин моны мактанырга яки мактасыннар дип эшләмим. Бары тик мондый вакытта башкалар да узып китмәсеннәр иде, дип сөйләргә булдым.
Артур белән төнге сәгать 1дән соң кайттык, әлбәттә, машина куярга урын юк. Без йорт тирәсендә әйләнеп йөрдек тә, ничек тә кар салган урынга машинаны куеп карарга тырыштык, әмма мин Артурны башка урын эзләргә күндердем. Без эзләп йөрдек, әмма шушы урынга кире кайттык, ә анда башка машина тора иде инде.
Шуннан соң түләүле парковкага киттек. Артур сакчыны уятты. Шул вакытта мин территориядә карда кеше ятуын күреп алдым. Ирем белән сакчы шунда китте, үзем куркып утырдым. Минем фантазиям бай, әллә ниләр уйлап бетердем. Аннары үзем дә алар янына бардым.
Беренче эш итеп бу егетне уятырга тырышып карадык, ул гырлап ята иде. Без, инсульт булган ахры, дип уйладык, чөнки борыныннан кан киткән. Ашыгыч хезмәтләргә шалтырата алмадык, «операторлар буш түгел» дигәнне генә ишеттек. Егетне уятырга кирәк иде, җәйге чалбар һәм бияләйсез аның карда күпме ятканын беркем белми. Ул өшергә, азагы аяныч бетәргә мөмкин иде.
Без аны уяттык. Аннан спиртлы эчемлек исе килә һәм аягында басып тора алмый иде. Ул авариядән соң аңын югалта торган гадәте булуын, аңа 20 яшь икәнен әйтте.
Безгә аны таксига утыртып җибәрдек, ул каршы килде. «Аннары кайтарырсың» дип Артур әйткәч кенә ризалашты.
Аллаһ безне болай гына машинаны куярга бу урынга китермәгән, йорт янында машинаны калдырган очракта, без егеткә булыша алмас идек», – дип язган яшь җырчы.