
Җырчы Рифат Зариповка шушы көннәрдә кәефен төшерерлек хат килеп төшкән. Концертын тамаша кылган берәү, Рифатка җырчы булуга караганда нәфис сүз остасы булу күбрәк килешә, дигән фикер язып калдырган.
«Сарманда сезнең концертта булырга туры килде. Үз фикеремне генә әйтәм – сезгә нәфис сүз остасы булырга кирәк. Җырны – җырчылар, җырчы булырга укыганнар җырласын. Җырларга омтылуыгыз начар түгел-түгелен, әмма юмор остасы булсагыз, күбрәк килешер иде», – дип смс язып җибәргәннәр Рифат Зариповка.
Җырчы әлеге хатны башкаларга да күрсәтми булдыра алмаган.
«Кадерле подписчиклар, сез инде беләсез, директта язган сорауларыгызга җаваплар бирергә тырышам. Урап узганым юк. Менә бу смс буенча үзем генә җавап бирә алмыйм. Шушы тамашачыбызның әйткән фикере турында нәрсә уйлыйсыз? Миңа нәфис остасы булыргамы, әллә инде җырлаучы булып йөрергәме? Нишләргә инде, аптыраган бит хәзер», – дип киңәш көтә Рифат Зарипов.