Җырчы, журналист Алия Исрафилова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы темаларны кузгатып тора. Бу юлы ул бер ир-ат белән әңгәмәсен тәкъдим иткән.
«Бер мәҗлестә чыгыш ясарга әзерләнеп торам. Берзаман бер ир-ат яныма килеп басты да:
И: О-о-о! Нинди матур кыз! Минем улыма менә дигән килен, – дип әйтеп куйды.
Мин: Улыгызга ничә яшь соң? – дип сорадым. Мине ничә яшьтә дип уйлый икән, шуны беләсем килде.
И: Улыма утыз, – ди бу.
Мин: Улыгызга карт инде мин, кырык тула бит инде миңа, – димен.
И: Алайса миңа да ярыйсың икән син, – дип көлеп җибәрде теге ир-ат.
Мин: Сезгә дә ярамыйм, абый, кияүдә мин, улым бар, – димен.
И: Шул бер чыккан ирең белән яшисеңме? – тавышында ниндидер өмет бар кебек.
Мин: Әйе, шул бер чыккан ирем белән яшим, – димен.
И: Мин яшь чакта Читада эшләп алган идем. Анда ир белән хатыннар 2-3 елга бер парлары белән алмашыналар, без дөрес яшәмәгәнбез икән тормышны яңадан башлыйбыз, дип. Так что уйла! . – диде дә бу, китеп барды.
Мин уйладым-уйладым да бу ир-атның гаилә институтына карашы бик үзенчәлекле, дигән фикергә килдем.