Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина арт ягын пешергән

news_top_970_100
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина арт ягын пешергән
"Татар-информ" архивы

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә маҗараларсыз яши алмавы турында яза. Җырчы, бәби алып кайтканнан соң, гәүдәсен тәртипкә китерергә керешкән. Шундый процедураларның берсе вакытында ул пешкән.

«Урамга бер генә чыктым бүген, анда да суга батып кердем. Мин гомумән көнгә 4-5 «косяк» ясамыйча булдыра алмыйм. Алмаз аптырамый да инде…

Мисал өчен, бүген мунча керер алдыннан «холодное обертывание» ясарга тиеш идем. Ясадым мин аны, әмма ул кайнар булган!

Алмаз имән себеркесе, мәтрүшкә, иссоп (дару үләне) пешереп куйган. Ә мин… Ә мин к..емне пешердем. Алай дип язганга ачуланмагыз. Йөрәгем дә, артым да пеште».

«Ишек тоткаларын да сөртеп чыкмаган булсаң, минем колак янмаган булыр иде», – дип язган җырчының ире Алмаз Мирзаянов.

Артист язылучыларының кәефен күтәргән, шат смайликларны тезгәннәр.

«Миндә дә бар ул бер банка. Бер сәгать үрле-кырлы сикерткән иде», «Бик авырткандыр инде», «И җаныкай», «Минем аякка да хәйран төште бүген. Кеше эшләгәнне эшләп карыйм әле, дигән идем», «Мин дә ясадым. Үләм дип торам, бөтен җирем янды», – дип язган җырчының хәлендә булып караучылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ничек шундый мәгънәсез булып була икән ул ә,карап торырга әйбәт кенә кыз кебек үзе...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100